Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Әюб 28 - Изге Язма


Зирәклек турында кыйсса

1 «Әйе, көмеш шахталары бар, алтынны юып таба торган урыннар бар.

2 Тимерне – җирдән казып, бакырны мәгъдән эретеп табалар.

3 Кешеләр караңгылыкны чигендерәләр, таш эзләп, дөм караңгылык хөкем сөргән тирәнлекнең төпкеленә үтеп керәләр;

4 адәм заты яшәмәгән урыннарда мәгъдән коелары казыйлар, һичкем аяк басмаган ерак җирләрдә, шул коеларда, бауларда асылынып эшлиләр.

5 Менә, икмәк үстерә торган җир тирәндә-тирәндә утта эрегән сымандыр;

6 андагы ташларда зәңгәр якутлар яшеренгән, алтын бөртекләре сибелгән.

7 Шунда илтүче юлны ерткыч кошлар белми, лачынның күзе аны күрә алмый;

8 анда кыргый җанвар да йөрмәгән, арыслан да аяк басмаган;

9 ә кешеләр таш кыяларга кулын күтәрә, тауларны төбе-тамыры белән әйләндереп ташлый;

10 тау-ташлар арасында канаулар казый, һәм аларның күзе барча шул хәзинәне күрә;

11 елга суларына алар буалар кора һәм яшерен хәзинәләрне дөнья йөзенә чыгара.

12 Ә зирәклек каян табыла соң, зиһеннең чыганагы кайда?

13 Аңа илтүче юл кешегә билгесез – бу терек дөньяда аны эзләп табу мөмкин түгел.

14 Төпсез тирәнлекләр: „Миндә ул юк“, – дияр, „Миндә дә юк“, – дип әйтер диңгез.

15 Алтын түләп алып булмый аны, көмеш үлчәп биреп тә алалмыйсың;

16 Офир алтыны белән дә, затлы ахак яки зәңгәр якут белән дә бәяләнми ул.

17 Алтын һәм кыйммәтле пыяла белән дә тиңләшми ул, саф алтын савытка да алыштыра алмыйсың аны.

18 Мәрҗән вә бәллүр турында уйлыйсы да юк, зирәклекнең бәһасе энҗеләрдән кыйммәтрәк.

19 Хәбәшстан топазы да тиңләшә алмый аның белән, саф алтын белән дә бәяләнми ул.


Зирәклекнең кайда икәнлеген Аллаһы гына белә

20 Алайса, зирәклек каян килә соң? Зиһеннең чыганагы кайда?

21 Ул бар терек җанның күзеннән яшерелгән, күк кошларыннан да качырылган.

22 Хәтта Һәлакәт белән Үлем дә: „Аның турында ишетеп кенә беләбез“, – диләр.

23 Бары тик Аллаһыга мәгълүм аңа илтүче юл – аның кайда икәнлеген Аллаһы гына белә.

24 Аның карашы җирнең читләренә кадәр җитәдер, күкләр астында ни-нәрсә барлыгын күреп-күзәтеп тора Ул.

25 Җилләргә куәт биргәндә, суларның чиген билгеләгәндә,

26 яңгырларга – яву вакытын, яшенле яңгырларга юл күрсәткәндә,

27 зирәклекне күреп алды Ул һәм кадерен аңлады, сынап карап, югары бәясен бирде.

28 Ә кешегә Ул болай диде: „Хуҗа-Хакимнән курку – зирәклек ул, явызлык кылмау – гакылдыр“».

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ