Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Әюб 24 - Изге Язма


Яманнарның башбаштаклыгы

1 Ни өчен Кодрәт иясе үч алу вакытын алдан билгеләми? Ни өчен Аллаһыны белүчеләр Аның шушы көннәрен алдан күрми?

2 Кешеләр ызан ташларын күчереп куялар, урлаган малларын җәйләүләрдә йөртәләр.

3 Ятимнәрнең ишәген куып алып китәләр, тол хатынның үгезен рәһенгә алып калалар.

4 Фәкыйрь-юксылны юлдан читкә тибәрәләр, барча ярлы-ябагайны качарга мәҗбүр итәләр.

5 Фәкыйрьләр, ризык эзләп далада йөргән ишәкләр сыман, көндәлек эшкә чыгалар, һәм кысыр җир аларның үзләрен дә, балаларын да туендыра.

6 Читләр басуында урак уралар, яманнарның йөзем бакчасында калдык-постык җимешне чүплиләр.

7 Аларның киеме юк дәрәҗәсендә, яланөс ятып йоклыйлар, салкында ябыныр нәрсәләре юк.

8 Тауларда яңгыр астында манма су булалар, ышык эзләп, кыяларга сыеналар.

9 Яман кеше атасыз ятимне ана күкрәгеннән тартып ала, ярлы-ябагайдан бурычы өчен баласын алып кала.

10 Мескен-бичаралар ялангач йөри – кияр киемнәре юк, үзләре көлтә ташысалар да, ачлыктан интегәләр.

11 Рәт-рәт булып үскән зәйтүн агачлары арасында май сыгалар, таптап-изеп йөзем суы чыгаралар, ә үзләре сусаудан интегәләр.

12 Шәһәрдә – үлеп ятучылар ыңгыраша, яралылар ярдәмгә чакыра, ләкин Аллаһы аларның дога-гозерләренә игътибар итми.

13 Нур яктысына каршы баш калкыткан, яктылык юлын танымаган, шуннан йөрмәгән бәндәләр бар.

14 Фәкыйрь-юксылның җанын кыяр өчен, кеше үтерүче иртә таңнан торып чыга, ә төннәрен ул урлаша.

15 Караңгы төшкәнне көтеп торган уйнашчы: „Мине беркем дә күрми!“ – дип, йөзен каплый.

16 Талаучы төн караңгысында йорт диварын тишә, ә көндезен үз өендә бикләнеп ята; яктының ни икәнен дә белми ул.

17 Дөм караңгылык алар өчен – таң яктысы, зольмәт дәһшәтләре – аларның дустыдыр.


Яманнарны көткән хөкем

18 Яман бәндә – су өстендәге күбек кенә, биләгән җире каргалган, йөзем бакчасына илтүче юллары буп-буш аның.

19 Корылык һәм эсселек кар суларын алып киткән сыман, гөнаһлыларны да үлеләр аймагы шулай суырып алыр.

20 Аларны ана карыны онытыр, алар кортлар өчен азык булыр. Алар турында кабат искә төшермәсләр – хаксызлык, агач кебек, чабып ташланыр.

21 Бала тапмаган кысыр хатынны җәберли алар, толларга да рәхим-шәфкать күрсәтми.

22 Әмма Аллаһы Үзенең куәте белән көчлеләрне читкә тибәрә; әгәр Ул торып баса икән, беркемнең үз язмышына ышанычы калмый.

23 Кешегә Ул иминлек һәм таяныч бирә, әмма йөргән юлларын гел күзәтеп тора.

24 Бер мизгелгә күтәреләләр дә – шундук юкка чыгалар, барча кешеләр кебек, авып, җиргә иңәләр, башак кебек киселеп төшәләр.

25 Әллә шулай түгелме? Кем мине ялганда фаш итә һәм сүзләремне кире кага ала?»

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ