Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Әюб 23 - Изге Язма


Әюбнең сигезенче нотыгы Аһ-зарларым әүвәлгечә ачы

1 Җавабында Әюб болай диде:

2 «Аһ-зарларым әүвәлгечә ачы, ыңгырашуымны тыярга тырышам.

3 Аллаһыны кайдан табарга икәнлеген, Аның торагына илтүче юлны белсәм икән –

4 мин Аңа дәгъвамны сөйләп аңлатыр, дәлилләремнең һәммәсен ачып салыр идем.

5 Шунда Аның нәрсә дип җавап биргәнен ишетер, Аның нәрсә әйткәнен аңлар идем.

6 Үзенең бөек кодрәтендә минем белән хөкемләшеп торыр идеме Ул?! Юк, минем сүзләремә колак салыр иде Ул!

7 Шунда Аның белән гадел кеше буларак бәхәсләшә алыр, Хөкемчем тарафыннан мәңгегә акланыр идем.

8 Ләкин көнчыгышка юнәлсәм – Ул анда юк, көнбатышка таба барсам – анда да очрата алмыйм.

9 Төньякта берәр нәрсә эшләп йөриме – Аны күрмим, көньякка юнәләме – сизми калам.

10 Ләкин мин тоткан юлны белеп тора Ул, сынаса сынасын – алтын кебек саф калырмын.

11 Ул йөргән эзләрдән бардым мин, гел тайпылмыйча Аның юлын тоттым,

12 Аның авызыннан чыккан боерыклардан тайпылмадым, сүзләрен йөрәгемдә сакладым.

13 Ул Үзе хәл итә икән, кем Аңа каршы килә алыр?! Теләгәнен эшли Ул!

14 Миңа каршы билгеләгәннәрен үтәр Ул – андый уй-ниятләре Аның күптер.

15 Шуңа күрә Аңардан котларым алынып тора, бу хакта уйладым исә – тетрәнеп китәм.

16 Аллаһы җанымны өшетә, Кодрәт иясе куркуга сала мине.

17 Әмма караңгылык та тыя алмас мине, алдымда бар нәрсә караңгыга чумганда да, сүземне әйтми калмам.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ