Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Әюб 21 - Изге Язма


Әюбнең җиденче нотыгы

1 Җавабында Әюб болай диде:

2 «Сүзләремне игътибар белән тыңлагызчы – ичмасам, шул рәвешле күңелем юансын!

3 Мин сөйләп бетергәнче түзеп торыгыз, сүземне тәмамлагач исә – көлсәгез көләрсез.

4 Әллә мин кешеләрдән зарланаммы?! Әллә түземсезләнүем урынсызмы?!

5 Менә, мине күреп котыгыз алынсын, учыгыз белән авызыгызны каплагыз.

6 Шул хакта уйлауга – үзем куркып куям, дер-дер килә башлый бөтен тәнем.


Ник яманнар тыныч яши?

7 Ник яманнар картайганчы тыныч яши, куәтләре артканнан-арта гына бара?

8 Аларның балалары һәрчак үзләре белән, оныклары да күз алдында.

9 Аларның йортына куркыныч янамый, Аллаһының хөкем таягы баш өсләрендә тормый.

10 Аларның үгезләре сыерларны заяга капламый – һәрберсе бозау китерә, бозау салганнары да юк.

11 Балаларын, сарык бәрәннәре кебек, чабышып уйнарга чыгаралар, кечек сабыйлары да бииләр, сикерешәләр,

12 шөлдерле барабан һәм гөсләгә кушылып җырлыйлар, курайга кушылып күңел ачалар.

13 Алар көннәрен шатлык эчендә үткәрәләр, үлеләр аймагына тыныч иңәләр.

14 Ә бит Аллаһыга болай диләр: „Бездән кит Син, Синең юлларыңны беләсебез килми!

15 Без хезмәт итәрлек Кодрәт иясе кем ул шулкадәр?! Аңа ялварудан безгә ни файда?!“

16 Күрегезче: тормышларының муллыгы үз кулларында дип уйлый алар. Яманнарның бу мәкерле уйлары ерак торсын миннән!

17 Яманнарның шәме еш сүнәме, бәла-каза аларга еш киләме? Ачулы вакытында Аллаһы аларны еш газап чиктерәме?

18 Җилдә тузгыган салам булырга иде аларга яки өермә очырткан кибәк кебек!

19 „Аллаһы бит атасына тиешле җәзаны баласына саклап тора“, – дисез. Ләкин бозыклар белеп торсын өчен, җәзаны Ул аларның үзләренә бирсен,

20 һәлакәтләрен үз күзләре белән күрсеннәр, Кодрәт иясенең ачуын эчсеннәр!

21 Гомер еллары беткәч, үлгәннән соң, гаиләсенә нәрсә буласын уйлыймыни алар?!

22 Аллаһыга – хәтта югарыдагыларны Хөкем итүчегә – акыл өйрәтергә мөмкинме?!

23-24 Тәне тулып-тулышып торган, сөякләре җелек белән тулган берәү үз көчендә чакта, тынычлыкта һәм уңай-җитеш тормышта үлеп китә.

25 Ә башка берәү, җаны әрнеп, яшәү ләззәтен татымый да үлеп китә.

26 Аларның икесе дә бер туфракта янәшә ятар, икесен дә кортлар сырып алыр.

27 Мин сезнең нәрсә уйлавыгызны, миңа каршы нинди мәкерләр әзерләвегезне беләм.

28 Әйтерсез: „Зур түрәнең өе хәзер кайда, яманнар яшәгән чатыр кайда?“

29 Ил гизүчеләрдән сораштырганыгыз, аларның күзәтүләренә колак салганыгыз булмадымы:

30 явыз бәндә һәлакәт көнендә котылып кала, Раббының ярсулы көне аны читләтеп үтә.

31 Кем соң аның, күзенә карап, гаебен фаш итәр, кылган эшләре өчен кем җәза бирер?

32 Үлгәч, гәүдәсен зиратка хөрмәтләп озатырлар, каберенә сак куярлар,

33 үзән балчыгы аңа йомшак түшәк булыр, артыннан бар кеше озата килер, алдыннан баручыларның да исәбе-хисабы булмас.

34 Йә, нигә кирәк миңа сезнең буш юатуларыгыз?! Сезнең җавапларыгыз – тоташтан ялгандыр!»

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ