Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Әюб 20 - Изге Язма


Софарның икенче нотыгы Яман кешегә Аллаһы биргән өлеш

1 Нагамалы Софар болай дип җавап бирде:

2 «Мин бик борчулы хәлдәмен, шомлы уйларым җавап бирергә мәҗбүр итә.

3 Мине хурлый торган шелтәле сүзләр ишетәм, һәм акылым җавап табарга чакыра.

4 Әллә син шуны белмисеңме: баштан ук, кеше җиргә аяк басканнан бирле,

5 яманның шатлыгы тиз үтүчән, денсезнең куанычы – мизгел генә.

6 Тәкәбберлеге күкләргә җитсә дә, башы болытларга тиеп торса да –

7 ул, үзенең тизәге кебек, бөтенләй юкка чыгачак. Аны күреп белгән кешеләр: „Кайда ул?“ – дип әйтәчәк.

8 Ул бер төш кебек очып юкка чыгар – таба алмассың, төнге шәүлә кебек эреп югалыр.

9 Күргән күзләр аны бүтән күрмәсләр, туган туфрагы да аны күздән югалтыр.

10 Талаганын ул үз куллары белән кире таратыр, һәм балалары аның хәерчеләрдән хәер сорашыр.

11 Тәнендәге ташып торган яшьлек көче аның үзе белән бергә туфракка күмелер.

12 Яманның авызына явызлык татлы булып тоелса да, аны, тел астына яшереп, тәмләп чәйнәсә дә,

13 ул шулай бик тә кадерләп, аңкавының түрендә үк саклап кына тотса да,

14 корсагына төшкәч, андый ризык зәһәр елан агуына әйләнә.

15 Йоткан байлыгын ул кире косар – карынында булганны Аллаһы кире чыгарыр.

16 Зәһәр елан агуын эчәр ул, елан агуы аны үтерер.

17 Агымсулар күрү насыйп булмас аңа, бал һәм май аккан елгаларны да күрә алмас ул!

18 Бөртекләп җыйган бар мөлкәтен ул, тәмен дә татымыйча, кире бирер, табыш-керемнәре шатлык китермәс аңа,

19 чөнки фәкыйрьләрне җәберләде һәм читкә тибәрде ул, үзе төземәгән йортларны талап алды.

20 Аның нәфесе туя белмәде, комсызлыгының чиге булмады.

21 Гуҗ тамагыннан бер нәрсә дә котылмады, шуңа күрә аның имин тормышы дәвамлы түгел:

22 муллык эчендә яшәгәндә, аңа кинәт бәла килер, бар бәхетсезлекләр аның өстенә берьюлы ябырылыр.

23 Корсагы дыңгычлап тулуга, Аллаһы аңа Үзенең ялкынлы ярсуын юнәлтер, яңгыр итеп аның өстенә ачуын яудырыр.

24 Тимер коралдан качып котылса да, бакырдан коелган ук аны куып җитәр –

25 ялтыравык очы үт куыгын тишәр, тәнен үтәли тишеп чыгар; менә шулчак аны дәһшәт биләп алыр.

26 Аның хәзинәсен караңгылык сагалап тора; сүнмәс ялкын аны ашап бетерер, чатырында калган бар нәрсәсен көл итәр.

27 Күкләр аның гаебен фаш итәр, җир йөзе аңа каршы торып басар.

28 Йортындагы мөлкәте юкка чыгар, Аллаһының ярсуы кузгалган көндә ташкын сулар кебек агып китәр.

29 Яман кешегә Аллаһы биргән өлеш, Аллаһы билгеләгән язмыш әнә шундый!»

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ