Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Әюб 10 - Изге Язма


Син мине бар иткән идең, хәзер юк итәргә телисеңме?

1 Яшәүдән гайрәтем чикте, кайгыларымны түгим әле, җаным ачыргаланудан сөйлим әле.

2 Аллаһыга әйтермен: хөкем чыгарырга ашыкма! Нәрсәдә гаеплисең Син мине?

3 Мине җәберләвең шулай бик яхшы дисеңме?! Үз кулларың белән яратканны кире кагып, яманнарның мәкерен хуплавың әйбәт нәрсәме?!

4 Әллә Синең дә күзләрең гади кешенеке сыманмы?! Син дә дөньяга кешеләр кебек карыйсыңмы?!

5 Әллә Синең көннәрең аларның көннәре кебекме?! Елларың адәм затыныкы кебек кыскамы?!

6 Шуның өченме син миннән гаеп эзлисең, гөнаһ табарга телисең?

7 Син минем гаепсез икәнемне, Синең куеныңнан берәүнең дә коткара алмаячагын беләсең.

8 Синең кулларың мине бар итте, әвәләде, хәзер, кире уйлап, мине юк итәргә телисеңме?

9 Исеңдәме: Син мине балчыктан әвәләп бар иткән идең, инде янә туфрак хәленә кайтарасыңмы?

10 Мине яратканда, савытка сөт салган кебек, эремчек итеп куерткан Син түгел идеңме?!

11 Син мине, ит һәм тирегә төрендереп, сөяк, сеңерләргә кушып тукыдың.

12 Миңа тормыш бирдең, мәрхәмәтле булдың; мине кайгыртып, рухымны саклап тордың.

13 Ләкин йөрәк түреңдә башка нәрсә дә яшеренгән булган икән, мин беләм, Синең ниятең шундый булган:

14 мине күзәтеп торырга һәм, әгәр гөнаһ кылсам, гаебемне җәзасыз калдырмаска.

15 Әгәр гаепле икәнмен – беттем мин! Ә инде гаепсез икәнмен – анда да башымны күтәрә алмамын; кимсетүләрдән гарыкмын һәм кайгылардан исерекмен.

16 Башымны гына күтәрәмен – арыслан кебек ташланасың, янә миңа каршы дәһшәтле көчеңне күрсәтәсең:

17 миңа каршы яңа шаһитлар табасың, ачуыңны һаман ныграк кабартасың, һөҗүм арты һөҗүм оештырасың.


Ник Син мине бу дөньяга китердең?

18 Ник Син мине ана карыныннан бу дөньяга китердең? Тумас борын, беркем күрмәгән килеш үлгән булсам, яхшырак булыр иде –

19 ана карыныннан туп-туры кабергә күчеп, мин бөтенләй дөньяга килмәгән дә кебек булыр идем.

20 Көннәрем санаулы гына – калдыр мине, аз гына хәл алырга мөмкинлек бир.

21 Мин бит тиздән караңгы, үлем сөременә чумган, мәңге әйләнеп кайтмаслык илгә –

22 дөм караңгылык, үлем сөреме баскан, яктылык та кара булып тоелган җыйнаксыз-таркау илгә китәм».

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ