Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Ешуа 4 - Изге Язма


Истәлекле ташлар куелу

1 Бар халык Үрдүннең аръягына чыгып беткәннән соң, Раббы Ешуага:

2 – Халык арасыннан – һәр ыругтан берәр кеше исәбеннән – унике кеше билгеләгез

3 һәм аларга Үрдүн елгасының уртасыннан, руханилар басып торган урыннан, унике данә таш алып, бүген төн кунасы урынга илтергә боерыгыз, – диде.

4 Ешуа, Исраил ыругларыннан сайланган унике кешене чакырып алып:

5-6 – Үрдүннең уртасына керегез дә, Раббы Аллагызның Килешү сандыгы яныннан һәркайсыгыз җилкәсендә берәр таш күтәреп алып чыксын, – диде. – Исраил ыруглары санынча алынган шушы ташлар сезнең өчен бер истәлек булыр. Киләчәктә балаларыгыз сездән: «Нинди ташлар бу?» – дип сораса,

7 аларга: «Раббының Килешү сандыгы Үрдүн аша чыккан чакта, аның алдында суларның ике якка ярылып китү истәлеге бу», – диярсез. Әлеге ташлар Исраил халкы өчен мәңгелек истәлек булып калыр.

8 Шул рәвешле, Исраил угыллары Ешуаның боерыгын үтәделәр: алар, Раббы Ешуага кушканча, Үрдүн елгасы уртасыннан Исраил ыруглары санынча унике таш алып, төн кунасы урынга китереп өйделәр.

9 Тагын унике ташны Ешуа Үрдүн елгасының уртасына – Килешү сандыгын күтәреп баручы руханилар басып торган урынга куйдырды. Ул ташлар әле дә шундадыр.

10 Муса Ешуага васыять итеп калдырганча, Ешуа халыкка җиткергән Раббы әмерләре үтәлгәнгә кадәр, Килешү сандыгын күтәргән руханилар шулай Үрдүн уртасында басып тора бирделәр. Халык елганы ашыга-ашыга кичте.

11 Исраилиләр елга аша чыгып бетүгә, Раббының Килешү сандыгын күтәргән руханилар да халыкның күз алдында ярга чыктылар.

12 Муса әйтеп калдырганча, Рубин вә Гәд ыруглары, шулай ук Көнчыгыш менашшелар да, кулларына корал тотып, исраилиләр алдыннан барды.

13 Яуга керергә әзер торган кырык меңгә якын кораллы гаскәри, Раббы каршында елганы кичеп, Әрихә үзәненә аяк басты.

14 Ул көнне Раббы бөтен Исраилнең күз алдында Ешуаны данга күмде; һәм Ешуа гомере буена, Муса кебек үк, хөрмәт иясе булды.

15 Раббы Ешуага:

16 – Боерыклар сандыгын күтәргән руханиларга Үрдүннән чыгарга боер, – дип әйткән була, һәм

17 Ешуа руханиларга: – Үрдүннән чыгыгыз! – дип әмер бирә.

18 Раббының Килешү сандыгын күтәргән руханилар, Үрдүнне кичеп, коры җиргә аяк басуга, елганың сулары үз урынына кайтып төшә һәм әүвәлгечә ярларына сыешмыйча ага башлый.

19 Шул рәвешле, исраилиләр беренче айның унынчы көнендә, Үрдүнне кичеп, Әрихә шәһәреннән көнчыгышта, Гилгәлдә, чатырларын кордылар.

20 Үрдүннән алынган унике ташны да Ешуа Гилгәлдә куйдырды.

21 Исраилиләргә ул болай диде: – Киләчәктә балаларыгыз сездән: «Бу ташлар нәрсәне аңлата?» – дип сорый калса,

22 исраилиләрнең Үрдүнне җәяүләп кичүен сөйләп бирерсез.

23 Чөнки сез Үрдүн аша чыккан чакта, Раббы Аллагыз елганы сусыз кылды. Кайчандыр Ул нәкъ шулай, без диңгез аръягына чыга алсын өчен, каршыбыздагы Камышлы диңгез суларын киптергән иде.

24 Җир йөзендә яшәүче бар халык Раббының көч-гайрәтен белсен һәм сез һәрдаим үзегезнең Раббы Аллагыздан куркып яшәсен өчен эшләде Ул моны.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ