Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Ешуа 3 - Изге Язма


Исраилиләрнең Үрдүнне кичүе

1 Ешуа һәм исраилиләр иртә таңда Шиттимнән кузгалдылар һәм, Үрдүн буена җитеп, елганың аръягына чыкканчы дип, бу як ярда чатырларын кордылар.

2 Өч көн үткәч, җитәкчеләр, станны әйләнеп чыгып,

3-4 халыкка мондый боерык ирештерделәр: – Раббы Аллагызның Килешү сандыгын һәм аны күтәреп баручы левиләрдән булган руханиларны күрүгә, урыныгыздан кузгалып, кайсы юлдан барасын белер өчен, алар артыннан иярегез, чөнки моңарчы сезнең ул юлдан йөргәнегез булмады. Ләкин сезнең белән сандык арасында ике мең терсәк ара калырга тиеш – сандыкка якын килмәгез.

5 Ешуа халыкка: – Чистарынып пакьләнегез, чөнки иртәгә Раббы сезгә могҗизалар күрсәтер, – дип әйтте.

6 Руханиларга ул: – Килешү сандыгын алыгыз да халык алдыннан барыгыз, – диде. Руханилар, сандыкны күтәреп, халык алдыннан киттеләр.

7 Раббы шунда Ешуага: – Бүген Мин исраилиләрнең күз алдында сине данлы итәм – Мин һәрчак Муса янында булган кебек, янәшәңдә булуымны күрсеннәр.

8 Сандык күтәргән руханиларга әйт: Үрдүн суына аяк басуга туктап калсыннар, – диде.

9-10 Ешуа, Исраил угылларына мөрәҗәгать итеп: – Бире килегез һәм Раббы Аллагызның сүзләрен тыңлагыз. Әнә шуннан соң тере Аллаһының сезнең арада булуын һәм кәнгани, хитти, хивви, фәризи, гиргәши, явүси һәм амориләрне сезнең күз алдыннан куып җибәрүен күрерсез.

11 Карагыз! Бөтен җир йөзе Хуҗасының Килешү сандыгы сездән алда Үрдүн суларына керә.

12 Исраилнең унике ыругыннан берәр кеше сайлап алыгыз.

13 Бөтен җир йөзе Хуҗасының Килешү сандыгын күтәргән руханиларның аяк табаны Үрдүнгә кереп басуга, елга икегә ярылыр да югары агымдагы су дивар сыман булып туктап калыр, – диде.

14 Шул рәвешле, халык, Үрдүн аръягына чыгарга дип, чатырларын җыеп бетергәч, сандык күтәргән руханилар халык алдыннан уздылар.

15 Уракка төшкән бу көннәрдә гаять мул сулы Үрдүн ярына җитеп, аяклары суга тиюгә,

16 елганың югары агымындагы сулар Сартан янындагы Адама шәһәренә кадәр шактый зур арада дивар сыман булып туктап калды; ә түбән агымдагы сулар Тозлы диңгезгә агып бетте, һәм бар халык Әрихә шәһәре турысында Үрдүн елгасын кичә башлады.

17 Бар Исраил халкы аръякка чыгып беткәнче, Раббының Килешү сандыгын күтәргән руханилар корып калган Үрдүн елгасының урта бер җирендә басып тора бирделәр.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ