Ешуа 23 - Изге ЯзмаНун углы Ешуаның Исраил халкына әйткән соңгы сүзләре 1 Раббы Исраилгә тынычлык бүләк иткәннән соң, байтак вакытлар узды. Исраилне әйләндереп алган дошманнары аны бүтән борчымады. Ешуа инде, өлкән яшькә җитеп, бик картайган иде. 2 Беркөнне ул, бөтен исраилиләрне, аларның өлкәннәрен, башлыкларын, хөкемчеләрен һәм җитәкчеләрен чакыртып: – Мин инде бик картайдым. 3 Раббы Аллагызның сезнең хакка шушы халыклар белән ниләр кылганын сез үзегез күреп тордыгыз. Раббы Аллагыз сезнең өчен Үзе көрәште! 4 Менә, Үрдүннән башлап көнбатыш тарафтагы Бөек диңгезгәчә яшәгән халыкларның, шул исәптән мин тар-мар иткән барлык халыкларның җирләрен, мин сезнең ыругларга жирәбә буенча бүлеп бирдем. 5 Раббы Аллагыз, Үзенең вәгъдәсен үтәп, әлеге халыкларны сезнең яннан Үзе куып җибәрер, күз алдыгыздан юк итәр, һәм сез аларның җирләрен били башларсыз. 6 Тик сез Мусаның Канун китабында язылганнарның һәммәсен уңга-сулга тайпылмыйча төгәл башкарырга һәм үтәргә тырышыгыз. 7 Әлегәчә сезнең арада яшәп калган халыклар белән катнашмагыз, аларның илаһларын телгә алмагыз һәм алар белән ант итмәгез, аларга гыйбадәт кылмагыз, баш ормагыз. 8 Раббы Аллагызга әүвәлгечә тугрылык саклагыз. 9 Раббы зур вә көчле халыкларны сезнең күз алдыгыздан куып җибәрде; һәм бүгенге көнгә кадәр һичкемнең сезгә каршы тора алганы юк! 10 Сезнең берегез мең кешегә каршы тора ала, чөнки Раббы Аллагыз, вәгъдә иткәнчә, Үзе сезнең якта көрәшә. 11 Ләкин карагыз аны, Раббы Аллагызны яратыгыз! 12 Әгәр дә сез, юлдан язып, арагызда яшәүче әлеге халыкларга кушылып китсәгез, алар белән туганлаша башласагыз, 13 белеп торыгыз: Раббы Аллагыз ул чакта әлеге халыкларны сезнең күз алдыннан инде куып җибәрмәс! Алар сезнең өчен капкын вә тозак, кабыргаларыгыз өчен камчы һәм күзләрегез өчен тигәнәк булыр. Ахыр чиктә сез Раббы Аллагыз бүләк итеп биргән шушы бәрәкәтле җирдән эзсез югалырсыз. 14 Озакламый мин һәркемне көткән соңгы юлга кузгалырмын. Сез бик яхшы беләсез: Раббы Аллагыз сезгә биргән вәгъдәләренең берсен дә үтәмичә калмады. Алар бөтенесе чынга ашты, берсе дә үтәлмичә калмады! 15 Раббы Аллагыз, Үзенең биргән вәгъдәләрен үтәгән кебек, сез Аңа итагать кылмаган очракта, җәзага да тарта ала – әнә шул чагында Ул Үзе бүләк иткән шушы бәрәкәтле җирләрдән сезне юк кылыр. 16 Әгәр сез, Раббы Аллагыз белән төзегән килешүне бозып, башка илаһларга гыйбадәт кыла һәм баш ора торган булсагыз, Раббының сезгә каршы ярсуы кузгалыр, һәм Раббы бүләк итеп биргән шушы бәрәкәтле җирдән тиз арада эзсез югалырсыз. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia