Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Ешуа 21 - Изге Язма


Левиләр өлешенә чыккан шәһәрләр

1-2 Көннәрдән беркөнне левиләрнең нәсел башлыклары Кәнгандагы Шилоһ шәһәренә – рухани Элгазар, Нун углы Ешуа һәм Исраилнең башка нәсел башлыклары янына килде һәм: – Муса аша Раббы шуны әмер иткән иде: «Леви ыругына яшәр өчен шәһәрләр һәм терлек көтәр өчен шул шәһәрләр тирәсендә көтүлекләр бирелергә тиеш», – диде.

3 Шуннан Исраил угыллары, Раббы боерганча, үзләренең биләмә җирләреннән левиләргә түбәндәге шәһәрләр белән бергә көтүлек җирләре бүлеп бирделәр.

4 Беренче жирәбә левиләрнең Кыһат токымына караган рухани Һарунның нәсел варисларына чыкты. Аларга Яһүдә, Шимун һәм Беньямин ыругларының биләмә җирләреннән унөч шәһәр бүлеп бирелде.

5 Кыһат нәселенең башка угылларына исә Эфраим, Дан ыругларына, шулай ук Көнбатыш менашшеларга караган биләмә җирләреннән ун шәһәр бүлеп бирелде.

6 Левиләрнең Гершон нәселенә Исәсхәр, Ашер, Нәптали ыругларының һәм Башан җирендә төпләнгән Көнчыгыш менашшеларның биләмә җирләреннән унөч шәһәр бүлеп бирелде.

7 Левиләрнең Мерари нәсел варисларына Рубин, Гәд һәм Зәбулун ыругларына караган биләмә җирләреннән унике шәһәр бүлеп бирелде.

8 Шул рәвешле, Раббы Мусага кушканча, әлеге шәһәрләрне һәм алар тирәсендәге көтүлекләрне исраилиләр, жирәбә салып, левиләргә бүлеп бирделәр.

9-10 Беренче жирәбә левиләрнең Кыһат токымына караган Һарунның нәсел варисларына чыкты. Аларга Яһүдә һәм Шимун угыллары биләмәсеннән бүлеп бирелгән шәһәрләрнең исемнәре түбәндә китерелә.

11 Аларга Анак атасы Арбаның шәһәре, Яһүдә таулыгында урнашкан Кыръят-Арба (ягъни Хебрун) һәм аның тирәсендәге көтүлек җирләре бүлеп бирелде,

12 ләкин шәһәр тирәсендәге басу-кырлар һәм авыллар Ифунни углы Кәлеб биләмәсе булды.

13 Рухани Һарунның нәсел варисларына тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Хебрун (сыену шәһәре), Либна,

14 Яттир, Эштемога,

15 Холон, Дебир,

16 Аин, Ютта һәм Бәйт-Шемеш калалары чыкты. Яһүдә һәм Шимун ыруглары биләмәсеннән – тугыз шәһәр.

17 Беньямин ыругыннан аларга тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Гибгон, Геба,

18 Анатот һәм Алмон – дүрт шәһәр бүлеп бирелде.

19 Җыйнап әйткәндә, Һарунның нәсел варислары, руханилар, тирә-яктагы көтүлекләр белән бергә барлыгы унөч шәһәр алдылар.

20-22 Леви ыругына караган Кыһат токымындагы башка угыллар жирәбәгә түбәндәге шәһәрләрне алды. Эфраим ыругы биләмәсеннән дүрт шәһәр: тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Эфраим таулыгындагы Шәкем (сыену шәһәре), Газер, Кибсаим, Бәйт-Хорун.

23-24 Дан ыругы биләмәсеннән дүрт шәһәр: тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Элтыкы, Гиббетон, Айалун һәм Гәт-Риммун.

25 Көнбатыш менашшеларга караган биләмәдән ике шәһәр: тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Таганак һәм Гәт-Риммун.

26 Җыйнап әйткәндә, Кыһат токымындагы башка угыллар тирә-яктагы көтүлекләр белән бергә барлыгы ун шәһәр алдылар.

27 Леви ыругына караган Гершон токымына түбәндәге шәһәрләр бүлеп бирелде. Көнчыгыш менашшеларга караган биләмәдән ике шәһәр: тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Башан төбәгендәге Гөлән (сыену шәһәре) һәм Багаштра.

28-29 Исәсхәр ыругы биләмәсеннән дүрт шәһәр: тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Кышион, Даберат, Ярмут һәм Эн-Гәнним.

30-31 Ашер ыругы биләмәсеннән дүрт шәһәр: тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Мишал, Абдун, Хелкат һәм Рәхуб.

32 Нәптали ыругы биләмәсеннән өч шәһәр: тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Гәлиләя төбәгендәге Кыдыш (сыену шәһәре), Хаммот-Дор һәм Картан.

33 Җыйнап әйткәндә, Гершон нәселе тирә-яктагы көтүлекләр белән бергә барлыгы унөч шәһәр алды.

34-35 Левиләрнең калганнарына – Мерарит нәселенә – түбәндәге шәһәрләр бүлеп бирелде. Зәбулун ыругы биләмәсеннән дүрт шәһәр: тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Йокнегам, Картаһ, Димна һәм Наһалал.

36-37 Рубин ыругы биләмәсеннән дүрт шәһәр: тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Бесер, Яһас, Кыдемот һәм Мефагат.

38-39 Гәд ыругы биләмәсеннән дүрт шәһәр: тирә-яктагы көтүлек җирләре белән бергә Гилыгад төбәгендәге Рамот (сыену шәһәре), Маханаим, Хишбун һәм Ягызер.

40 Җыйнап әйткәндә, Леви ыругындагы Мерарит нәселе жирәбә буенча барлыгы унике шәһәр алды.

41 Шулай итеп, Исраил угыллары биләгән җирләрдә левиләр барлыгы кырык сигез шәһәргә һәм алар тирәсендәге көтүлекләргә ия булды.

42 Әлеге шәһәрләрнең һәммәсе янында көтүлек җирләре дә бар иде.


Раббы биргән вәгъдәнең үтәлүе

43 Раббы, Исраил халкының ата-бабаларына ант иткәнчә, әлеге җирләрнең барысын исраилиләргә бирде, һәм алар, шушы җирләргә хуҗа булып, шунда төпләнеп калдылар.

44 Аларның ата-бабаларына ант иткәнчә, Раббы исраилиләргә тыныч-имин тормыш бүләк итте. Барлык дошманнарын алар кулына тапшырганга күрә, Исраил угылларына һичкем каршы тора алмады.

45 Исраил халкына Раббы вәгъдә иткәннәрнең һәммәсе үтәлде.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ