Ешуа 20 - Изге ЯзмаСыену шәһәрләре 1 Беркөн Раббы Ешуага: 2 – Муса аша сезгә боерганымча, Исраил угылларына сыену шәһәрләре төзергә куш. 3 Кем дә булса һичнинди начар уйсыз яисә ялгышлык белән икенче берәүнең җанын кыя калса, кан үчен кайтаручыдан шунда качып котыла ала. 4 Әлеге шәһәрләрнең берсенә качкан кеше шәһәр капкасы янына килеп бассын да ни-нәрсә булганын шәһәр өлкәннәренә сөйләсен, һәм алар, аны кабул итеп, яшәр урын бирсеннәр. 5 Әгәр инде аны кан дошманы эзәрлекләп килсә, гаепле кешене аның кулына тапшырмасыннар, чөнки кан кою ялгышлык белән булган, һәм моңарчы алар дошманлашып яшәмәгән. 6 Гаепле кешегә җәмәгать хөкеме кылынганчы яисә шул заманда баш рухани вазифасын үтәүче дөнья куйганчы, әлеге качкын шул шәһәрдә яшәсен. Бары тик шуннан соң гына ул үз өенә, үз шәһәренә әйләнеп кайта ала. 7 Сыену шәһәрләре дип шулар билгеләнде: нәпталиләрнең таулы җирендә, Гәлиләя өлкәсендә – Кыдыш; эфраимнәрнең таулы төбәгендә – Шәкем; яһүдиләрнең таулы төбәгендә – Кыръят-Арба (ягъни Хебрун). 8 Үрдүн аръягында исә, Әрихә каласыннан көнчыгышта, сыену шәһәрләре шулар иде: Рубин ыругына караган яссылыктагы чүлдә – Бесер; Гәд ыругына караган Гилыгад төбәгендә – Рамот; Менашше ыругына караган Башан төбәгендә – Голан. 9 Шулай итеп, әнә шулар сыену шәһәрләре дип билгеләнде. Исраил угылларыннан яки алар арасында яшәүчеләрдән кем дә булса һичнинди начар уйсыз яисә ялгышлык белән кеше җанын кыйса, җәмәгать хөкеме кылынганчы кан үчен кайтаручыдан шушы махсус шәһәрләрдә яшеренеп кала ала. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia