Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Ешуа 17 - Изге Язма


Үрдүннән көнбатышта Менашше ыругының икенче яртысына тигән җирләр

1 Йосыфның беренче углы Менашшеның ыругына да жирәбә буенча җир бүленде. Менашшеның беренче углы Макирнең нәсел варисларына Гилыгад белән Башан җирләре чыкты. Макир – Гилыгадның атасы һәм батыр сугышчы иде.

2 Менашше ыругындагы башка нәселләргә – Абигызер, Хилык, Асриел, Шәкем, Хепер һәм Шемидә угылларына да – биләмә җирләре бүлеп бирелде. Болар – Йосыф углы Менашшеның нәсел варислары, ир-ат затыннан булган нәсел башлыкларыдыр.

3 Менашше оныгы Гилыгад тудырган Хепер углы Селупхадның ир балалары булмыйча, Махла, Ноа, Хөглә, Милкә һәм Тирсах исемле кызлары гына бар иде.

4 Рухани Элгазар белән Нун углы Ешуа һәм башлыклар янына килеп, әлеге кызлар: – Раббы Мусага ыругыбызның башка ир-атлары белән беррәттән безгә дә мирас җирләре бүлеп бирергә боерды, – диделәр. Шулай итеп, Раббы кушуы буенча, Ешуа аларга аталарының ир туганнары белән беррәттән биләмәгә җир бүлеп бирде.

5 Үрдүн аръягындагы Гилыгад белән Башаннан тыш, Менашше ыругына тагын ун төбәк бүлеп бирелде,

6 чөнки Менашше ыругындагы әлеге хатын-кызлар ыругдаш ир-егетләр белән беррәттән биләмә җирләренә ия булдылар. Менашше ыругының башка нәселләре Гилыгадта җир алганнар иде инде.

7 Менашше угылларының биләмәсе Ашер ыругы җирләреннән Шәкем каласы янындагы Микметат шәһәренә кадәр сузыла. Шуннан чик сызыгы көньякка, Эн-Таппуахка таба борыла.

8 (Әлеге Таппуах төбәге Менашше угыллары биләмәсе санала, Менашшелар җиренең чигендә урнашкан Таппуах шәһәре исә – Эфраим угылларыныкы.)

9 Аннары ул көньякка, Кана елгасына таба дәвам итә. Елгадан көньяк тарафтагы шәһәрләр Эфраим ыругыныкы саналса да, әлеге шәһәрләр урнашкан җирләр Менашше ыругыныкы иде. Шуннан чик сызыгы, елгадан төньякта үтеп, диңгез ярына җитеп тәмамлана.

10 Елга үзәненең көньягындагы җирләр – эфраимнәрнеке, төньягында – менашшеларныкы. Менашшелар биләмәсе диңгезгә кадәр сузыла. Аларның җирләре төньякта – Ашер, кояш чыгышында исә Исәсхәр биләмәсе белән чиктәш.

11 Исәсхәр һәм Ашер җирләрендәге Бәйт-Шеан, Иблегам, Дор, Эн-Дор, Таганах вә Мегиддо калалары, аларның тирә-ягындагы авыллар, шундагы өч калкулык Менашше ыругы биләмәсе булды.

12 Әмма Менашше угыллары әлеге шәһәрләрне яулап алалмады, һәм кәнганиләр шунда, үз җирләрендә яшәп калды.

13 Күпмедер вакытлар үтеп, көч-куәт җыйганнан соң, исраилиләр аларны мәҗбүр эшчеләр итте, ләкин җирләшкән урыннарыннан тулысынча куып чыгара алмады.


Эфраим һәм Менашше ыругларының канәгатьсезлек күрсәтүе

14 Бервакыт Йосыф угыллары Ешуага: – Ни өчен син безгә биләмәгә бер генә өлеш җир, бер генә төбәк бирдең? Без бит Раббы фатихасы белән ишәйгән күп санлы ыруг, – диде.

15 – Әгәр сезнең ыруг шулай күп санлы һәм сезгә Эфраим тауларында кысан икән, – дип җавап бирде аларга Ешуа, – фәризиләр, рефаимнәр илендәге урманны төпләп, үзегезгә җир булдырыгыз.

16 Йосыф угыллары аңа: – Таулы урыннардагы җирләр безгә җитәрлек түгел, ә үзәнлектә – Бәйт-Шеанда һәм аның тирә-ягындагы авылларда, шулай ук Изрегыл үзәнендә яшәүче кәнганиләрдә тимер сугыш арбалары бар бит! – диде.

17 Әмма Йосыф токымына – Эфраим һәм Менашше ыругларына – Ешуа болай дип җавап кайтарды: – Сез, дөрестән дә, күп санлы, көчле кавем, һәм сезнең биләмә җирләрегез бер генә өлеш булмаска тиеш;

18 әлеге урманлы-таулы җирләр сезнеке булыр, сез ул урманны төпләрсез, һәм шул җирләр буеннан-буена сезнекенә әйләнер. Әйе, кәнганиләр көчле, аларның тимер сугыш арбалары бар, тик шулай да сез аларны җирләшкән урыннарыннан куып җибәрерсез!

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ