Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Ешуа 16 - Изге Язма


Менашше һәм Эфраим ыругларына тигән җирләр

1 Йосыф угылларына жирәбәгә чыккан җирнең чиге, Үрдүн буеннан – Әрихә шәһәре турысындагы Әрихә чишмәсеннән көнчыгыштарак башланып, чүл аша тау якларына, Бәйт-Эл шәһәренә кадәр сузыла;

2 аннары Лузга һәм әркиләр яшәгән Атарот шәһәренә таба юнәлә;

3 шуннан соң яплитиләр җиренә таба көнбатышка, Түбән Бәйт-Хорун төбәгенә һәм Газер шәһәренә төшеп, диңгез буенда тәмамлана.

4 Йосыф токымыннан булган Менашше һәм Эфраимнең нәсел варислары әнә шул җирләрне биләмәгә алды.


Эфраим токымына тигән җирләр

5 Эфраим нәселенә, аның ыругындагы кабиләләргә бирелгән җирләр шушыдыр: чик сызыгы көнчыгышта Атарот-Аддар шәһәреннән башлана һәм, Югары Бәйт-Хорунга җитеп,

6 диңгезгә таба китә. Төньяктагы Микметат шәһәреннән соң ул кояш чыгышына, Таанат-Шилоһка таба борыла да Яноахка таба дәвам итә;

7 Яноахтан соң Атарот һәм Нагарага таба төшә, аннары Әрихә янына – Үрдүнгә килеп җитә.

8 Таппуах шәһәреннән соң чик сызыгы көнбатышка таба Кане үзәне буйлап бара да диңгезгә җитеп туктый. Эфраим ыругы нәселләренең биләмә җирләре әнә шулардыр.

9 Менашше ыругының биләмә җирләреннән Эфраим угылларына әйләнә-тирәдәге авыллар белән бергә шәһәрләр дә бүлеп бирелде.

10 Әмма эфраимнәр Газерда яшәүче кәнганиләрне куып чыгара алмадылар, һәм кәнганиләр әле дә, мәҗбүри хезмәт башкарып, эфраимнәр арасында яши бирәләр.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ