Ешуа 13 - Изге ЯзмаИсраилиләр яулыйсы җирләр 1 Ешуа олыгаеп өлкән яшькә җиткәч, Раббы аңа: – Син инде бик картайдың, ә үзләштерәсе җирләр күп әле; 2 болар – пелештиләр яшәгән барлык төбәкләр һәм гәшүриләрнең бөтен иле; 3 (Мисыр чигендәге Шихор елгасыннан алып, төньяк тарафта Экрон чигенә кадәр булган җирләр кәнганиләрнеке саналып, анда пелештиләрнең биш хакиме Газа, Ашдод, Ашкылун, Гәт, Экрон шәһәрләре белән идарә итә); шулай ук аввимнәр яшәгән көньяк төбәкләр; 4 Сидун халкының Ара шәһәреннән алып, Афык каласына һәм амориләр чигенә кадәр бөтен кәнганиләр җире, 5 гиблиләр яшәгән төбәкләр, көнчыгышта Хәрмун тау итәгендәге Багал-Гәд шәһәреннән Лебо-Хаматка кадәр бөтен Ливан. 6 Ливаннан алып, Мисрефот-Маим шәһәренә кадәр бөтен тау халкын, ягъни сидунлыларның бөтенесен, Мин Исраил угылларының күз алдыннан Үзем куып җибәрәм; ә син, Мин кушканча, шушы җирләрне исраилиләргә биләмәгә бир; 7 бөтен илне тугыз ыругка һәм Менашше ыругының икенче яртысына бүлеп бир. Үрдүннән көнбатыштагы җирләрне бүлгәләү 8 Рубин һәм Гәд ыругы белән Менашше ыругының бер яртысы Үрдүннән көнчыгышта үзләренә тигән өлешне Мусадан алдылар инде. Раббы колы Муса аларга 9 Арнон үзәне читендәге Арогыр каласыннан, үзәнлек уртасындагы шәһәрне кертеп, Дибон шәһәренә кадәр бөтен Мәдебә тигезлеген, 10 Хишбун каласында патшалык иткән амориләр патшасы Сихонның аммониләр чигенә кадәр бөтен шәһәрләрен, 11 Гилыгад төбәген, гәшүриләр һәм мәгакәһиләрнең җирләрен, бөтен Хәрмун-тауны, Салха каласына кадәр бөтен Башан төбәген – 12 Аштарот вә Эдрегый калаларында патшалык итүче һәм соңгы рефаимнәрнең берсе булган Башан патшасы Огның бөтен биләмәләрен бирде. Муса, әлеге рефаимнәрне тар-мар китереп, җирләрен тартып алган була. 13 Әмма гәшүри һәм мәгакәһиләрне исраилиләр үз арасыннан кумадылар, һәм алар бүген дә исраилиләр арасында яши бирәләр. Левиләр җире 14 Муса бары тик Леви ыругына гына өлеш чыгармады; Раббы Мусага әйткәнчә, левиләрнең өлеше – Исраилнең Раббы Алласына китерелгән, утта яндырылган корбаннардыр. Рубиннар өлешенә чыккан җирләр 15 Рубин ыругындагы кабиләләргә Муса бүлеп биргән җирләр: 16 Арнон үзәне читендәге Арогыр каласыннан, үзәнлек уртасындагы шәһәрне дә кертеп, Медеба шәһәренәчә сузылган тигезлек, 17 Хишбун һәм аның янәшәсендә тигезлектә урнашкан шәһәрләр – Дибон, Бамот-Багал, Бәйт-Багал-Мегон, 18 Яһас, Кедемот, Мепагат, 19 Кыръятаим, Сибма, үзән уртасындагы тауда урнашкан Серет-Шахар, 20 Бәйт-Пигур, Бәйт-Ешимот, шулай ук Фесгә-тау битләре, 21 ягъни тигезлектәге бөтен шәһәр-калалар һәм Хишбунда патшалык иткән амориләр патшасы Сихонның бөтен җирләре. Шушы Сихонны һәм аның кул астында шул илдә яшәүче Мидьян җитәкчеләре Эви, Рәкым, Сур, Хур һәм Ребаны Муса сугышта җиңеп чыккан була. 22 Сугыш барышында исраилиләр башкалар белән беррәттән күрәзәче Бәгур углы Билгамны кылычтан уздыралар. 23 Рубин ыругы биләмәсенең чиге Үрдүн елгасы буйлап үтә. Рубин ыругындагы кабиләләргә бүлеп бирелгән шәһәрләр һәм алар тирәсендәге авыллар әнә шулардыр. Гәдләр өлешенә чыккан җирләр 24 Гәд ыругындагы кабиләләргә, ягьни Гәд нәселенә Муса бүлеп биргән җирләр: 25 Ягызер каласы, Гилыгад өлкәсендәге бөтен авыл-шәһәрләр һәм Рабаһ каласы янындагы Арогыр шәһәренә кадәр сузылган аммониләр биләмәсенең яртысы; 26 Хишбун каласыннан алып, Рамат-Миспа белән Бетоним шәһәрләренә һәм Маханаим каласыннан Дебиргә кадәр сузылган җирләр; 27 үзәндә – Бәйт-Һарам, Бәйт-Нимру, Суккөт һәм Сапон шәһәрләре (ягъни Хишбун патшасы Сихон биләмәсенең калган өлеше – Гәлиләя күленә җиткәнче Үрдүннән көнчыгыштагы җирләр). 28 Гәд ыругындагы кабиләләргә бүлеп бирелгән шәһәрләр һәм алар тирәсендәге авыллар әнә шулардыр. Менашше ыругының бер яртысына Үрдүннән көнчыгышта бирелгән җирләр 29 Менашше ыругындагы кабиләләрнең бер яртысына, ягьни Менашше нәселенең бер яртысына Муса бүлеп биргән җирләр: 30 Маханаимнән башлап, Башан патшасы Огның бөтен патшалыгы – Башан җирендә Яһир басып алган алтмыш шәһәр, 31 Гилыгад өлкәсенең яртысы һәм Башан патшасы Ог идарә иткән калалар Аштарот вә Эдрегый. Менашше углы Макир нәселенең бер яртысына бүлеп бирелгән җирләр шулардыр. 32 Үрдүннең аръягында, Әрихә шәһәреннән көнчыгышта урнашкан Мәаб тигезлегендә булган чакта, Муса җирләрне әнә шул рәвешле бүлеп бирде. 33 Әмма Леви ыругына Муса өлеш чыгармады; аларның өлеше – Исраилнең Раббы Алласы Үзедер, чөнки Муса шулай әйтеп калдырган була. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia