Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Ешуа 11 - Изге Язма


Исраилиләрнең төньяк гаскәрне җиңүе

1 Хатсор патшасы Явин, шушы хәлләрне ишетеп, Мадон патшасы Йовавка, Шимрон һәм Ахшаф патшаларына,

2 төньяктагы таулы төбәкләрнең, Киннерет күленнән көньяктагы Үрдүн үзәненең, көнбатыштагы тау итәкләренең һәм Дор калкулыгының патшаларына,

3 көнчыгыш вә көнбатыштагы кәнганиләргә, амориләргә, хиттиләргә, таулы җирләрдәге явүсиләргә, фәризиләргә һәм Миспа төбәгендәге Хәрмун тау тирәсендә көн күрүче хиввиләргә үзенең чапкыннарын юллады.

4 Алар диңгез буендагы ком бөртегедәй исәпсез-сансыз гаскәриләре, бихисап күп атлары һәм сугыш арбалары белән яуга кузгалдылар.

5 Әлеге патшалар үзләренең көчләрен берләштерделәр һәм, Исраил белән алышырга ниятләп, Мером суы буена килеп тукталдылар.

6 Ләкин Раббы Ешуага: – Курыкма алардан: иртәгә шушы вакытта алар бөтенесе Исраил угыллары каршында үле килеш ятар; син атларының сеңер-тамырларын кисәрсең, ә арбаларын утка салырсың, – диде.

7 Ешуа, үзенең бөтен гаскәре белән гел көтмәгәндә Мером суы буенда дошманнары каршысына килеп чыгып, аларга һөҗүм итте,

8 һәм Раббы аларны исраилиләр кулына тапшырды. Исраил угыллары, дошманны бөек Сидунга, Мисрефот-Маимгә һәм көнчыгышта Миспа үзәненә җиткәнче эзәрлекләп барып, аларны тар-мар иттеләр, соңгы кешесенә кадәр кырып бетерделәр.

9 Ешуа алар белән Раббы кушканча эш кылды: атларының сеңер-тамырларын кисте, сугыш арбаларын яндырды.

10 Кайтыр юлга борылгач, Ешуа якын-тирәдәге патшалыклар арасында иң кодрәтле саналган Хатсор шәһәрен яулап алды, патшасының җанын кыйды.

11 Биредә яшәүчеләрнең барысын кылычтан уздырып, бер җан иясен дә калдырмыйча кырып бетергәннән соң, Ешуа Хатсорга ут салды.

12 Әлеге патшаларның шәһәрләрен яулап алып, Ешуа аларның үзләрен кылычтан уздырды – Раббы колы Муса кушканча, аларны тулысынча кырып бетерде.

13 Ешуа ут салган Хатсор каласын санамаганда, калку урында төзелгән шәһәрләрнең берсен дә исраилиләр яндырмады.

14 Әлеге шәһәрләрдә кулга төшергән мал-мөлкәтне һәм терлекне исраилиләр үзләренә алдылар, анда яшәүчеләрне исә соңгы кешесенә кадәр юк иттеләр.

15 Раббы Үзенең колы Мусага ничек кушкан булса, үз нәүбәтендә Муса да Ешуага ничек өйрәтеп калдырса, Ешуа шуларны гамәлгә ашырды: Раббы Мусага кушканның берсен дә үтәмичә калдырмады.


Ешуа яулап алган җирләр

16 Шул рәвешле, Ешуа әлеге бөтен җирне – таулы-калкулыклы урыннарны, Нәгеб чүлен, тулысынча Гошен төбәген, тау итәге Шефеланы, Үрдүн үзәнен, Исраил тауларын һәм аларның итәкләрен,

17 Сәгыйрь төбәге янындагы Халак тавыннан башлап, Ливан үзәнендәге Хәрмун тау итәгендә урнашкан Багал-Гәдкә кадәр бар җирне яулап алды. Ул, әлеге җирләрнең патшаларын әсир итеп, аларның җаннарын кыйды.

18 Әлеге патшалар белән сугыш озак барды.

19 Гибгонда яшәүче хиввиләрдән башка бер генә шәһәр дә Исраил угыллары белән килешү төземәде, исраилиләр һәр каланы сугышып алдылар.

20 Раббы Мусага кушканча, исраилиләр белән көрәштә әлеге халыклар аяусыз рәвештә тәмам кырылып бетсеннәр өчен, бу халыкларны исраилиләргә каршы сугышырга Раббы Үзе котыртты.

21 Шул чорда Ешуа, сугыш сәфәренә чыгып, таулы-калкулыклы төбәкләрдә – Хебрунда, Дебирдә, Анавта, шулай ук Яһүдә һәм Исраилнең барлык таулы җирләрендә көн күрүче анакыймнарны тар-мар итте; Ешуа аларны шәһәрләре белән бергә тәмам юкка чыгарды.

22 Исраилиләр яшәгән җирләрдә анакыймнар тулысынча кырылып беттеләр, алар бары тик Газада, Гәттә һәм Ашдодта гына калдылар.

23 Шулай итеп, Раббы Мусага әйткәнчә, Ешуа әлеге җирләрнең бөтенесен яулап алып, Исраилнең барлык тармакларына биләмәгә бүлеп бирде. Җир, ниһаять, сугышлардан тынып калды.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ