Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Чыгыш 40 - Изге Язма


Мусаның Изге чатырны коруы

1 Шуннан соң Раббы Мусага әйтте:

2 – Беренче айның беренче көнендә Очрашу чатырын кор.

3 Чатырның эченә Боерыклар сандыгын куй һәм аны пәрдә белән аерып ал.

4 Аннары өстәлне алып кил дә аның өстенә барлык кирәкле әйберләрне куй. Аннары чатырга шәмдәлне урнаштыр һәм аңа яктырткычларны куеп чык.

5 Хуш исле сумала-майлар көйрәтү өчен, алтыннан ясалган мәзбәхне Боерыклар сандыгы каршысына куй, ә чатырга керә торган урында пәрдә эл.

6 Корбан яндыру мәзбәхен Очрашу чатыры алдында урнаштыр,

7 ә чатыр белән мәзбәх арасына юынгыч куеп, су сал.

8 Чатыр тирәли ишегалды ясап, ишегалды капкасына пәрдә эл.

9 Изгеләндерү мае ал да чатыр һәм андагы барлык әйберләрне май сөртеп изгеләндер; шул рәвешле, чатыр изге булыр.

10 Аннары корбан яндыру мәзбәхен һәм аның барлык әсбапларын май сөртеп изгеләндер; шул рәвешле, мәзбәх тулысынча изге булыр.

11 Шулай ук юынгычны һәм аның аскуймасын май сөртеп изгеләндер.

12 Һарунны һәм аның угылларын Очрашу чатыры алдына алып килеп коендыр.

13 Шуннан соң, изге киемнәр кидереп, Һарунны май сөртеп изгеләндер – рухани итеп, Миңа хезмәткә багышла.

14 Шулай ук аның угылларын да китер, аларга да күлмәкләр кидер

15 һәм, Миңа хезмәт итә алсыннар өчен, аталарына май сөрткән кебек, май сөрт. Шуннан соң алар да Миңа рухани булып хезмәт итә алырлар. Шулай итеп, алар буыннан-буынга күчеп баручы руханилыкка багышланган булырлар.

16 Муса Раббы кушканнарның барысын да башкарды.

17 Чатыр икенче елның беренче аенда, айның беренче көнендә корылды.

18 Чатырны корганда, Муса башта нигезләрен салды, рамнарын урнаштырды, борысларын тарттырды һәм баганаларын утыртты.

19 Аннары ул, Раббы кушуы буенча, корылма өстенә ике кат каплавыч япты.

20 Боерыклар язылган таш такталарны сандык эченә салды да, аның колгаларын урнаштырып, капкачын япты.

21 Сандыкны чатыр эченә кертте һәм, Раббы кушканча, Боерыклар сандыгын аерып кую өчен, пәрдә элде.

22 Очрашу чатырының төньяк өлешендә, чатыр эчендәге пәрдә каршысында, Муса өстәл урнаштырды

23 һәм, Раббы кушуы буенча, Раббы алдындагы шушы өстәлгә икмәк куйды;

24 Очрашу чатырының көньяк өлешендә, өстәл каршысында, шәмдәл урнаштырды,

25 һәм, Раббы кушуы буенча, Раббы алдындагы шушы шәмдәлгә яктырткычларны тезеп чыкты.

26 Очрашу чатыры эчендәге пәрдә каршысында Муса алтын мәзбәх урнаштырды

27 һәм анда, Раббы кушуы буенча, хуш исле сумала-майлар көйрәтте.

28 Аннан соң Муса чатырга керә торган урында пәрдә элде;

29 Очрашу чатыры алдында корбан яндыру мәзбәхен урнаштырды һәм, Раббы кушуы буенча, шунда тулаем яндыру корбаны китерде һәм икмәк бүләге тәкъдим итте.

30 Аннары Очрашу чатыры белән мәзбәх арасына юынгыч куеп, су салды.

31 Муса, Һарун һәм аның угыллары анда аяк-кулларын юа торган булдылар.

32 Алар, Раббы Мусага кушканча, кул-аякларын Очрашу чатырына кергән саен һәм мәзбәхкә якынайган саен юдылар.

33 Муса, чатыр һәм мәзбәх тирәли ишегалды ясап, капкасына пәрдә элде. Мусаның эше шуның белән тәмәмланды.


Болытның Очрашу чатырын каплавы

34 Шулвакыт Очрашу чатырын болыт каплап алды да чатыр эчен Раббы шөһрәтенең балкышы тутырды.

35 Муса Очрашу чатырына керә алмады, чөнки аны болыт каплап алган һәм чатырның эчен Раббы шөһрәтенең балкышы тутырган иде.

36 Чатыр өстеннән болыт күтәрелгәндә, исраилиләр, һәрбер туктаган урыннарыннан юлга кузгалып, сәяхәтләрен дәвам иттерделәр,

37 ә инде болыт күтәрелмәсә, аның кузгалганын көтеп туктап тордылар.

38 Көндезләрен Раббы болытының чатыр өстендә торуын, ә төннәрен болыт эчендә ут януын исраилиләр бөтен сәяхәтләре дәвамында үз күзләре белән күрделәр.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ