Чыгыш 39 - Изге ЯзмаРухани киемнәренең әзерләнүе 1 Осталар, Раббы Мусага кушканча, мәһабәт киемнәр – Изге бүлмәдә хезмәт итү өчен, зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан киемнәр һәм Һарунга изге киемнәр әзерләделәр. 2 Эфодны алтын җепләрдән, зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән әзерләделәр. 3 Алар алтынны, юка итеп җәеп, җепләр итеп кистеләр дә зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йон һәм нәфис җитен аша үткәрделәр – аны оста итеп чиктеләр. 4 Эфодны бәйләр өчен, аның ике ягына ике иңсә тектеләр. 5 Раббы Мусага кушканча, билбау, эфодның үзе кебек, алтын җепләрдән, зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән әзерләнде. Билбау эфодка тоташтырылды. 6 Осталар, ахак ташларын алтын кысаларга урнаштырып, Исраил угылларының исемнәрен бу ташларга мөһер уйган сыман итеп яздылар; 7 аннан алар, Раббы Мусага кушканча, бу ташларны, Исраил угылларының истәлеге итеп, эфодның иңсәләренә беркеттеләр. 8 Осталар, эфодны әзерләгән кебек, рухани күкрәкчәсен дә әзерләделәр. Күкрәкчәне дә алтын җепләрдән, зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән эшләделәр – аны оста итеп чиктеләр. 9 Буе һәм иңе берәр карыш булган тигезьяклы турыпочмак рәвешендәге бу күкрәкчә ике катлы булды. 10 Осталар аңа дүрт рәт итеп кыйммәтле ташлар беркеттеләр: беренче рәттә – кызыл якут, топаз һәм зөбәрҗәт, 11 икенчесендә – фирәзә, зәңгәр якут һәм алмаз, 12 өченчесендә – җете кызыл якут, оникс, аметист, 13 ә дүртенчесендә – хризолит, ахак һәм яшма булды. Алар ташларны алтын кысаларга урнаштырдылар. 14 Исраил ыругларының һәркайсына берәр таш исәбеннән барысы унике таш булды. Һәрбер ташка, мөһер уйгандагы кебек, унике ыругның исемнәре берәм-берәм уеп язылды. 15 Осталар күкрәкчә өчен чылбырларны саф алтыннан бау сыман үреп эшләделәр. 16 Алар, ике алтын кыса һәм ике алтын боҗра ясап, боҗраларны күкрәкчәнең өске ике почмагына беркеттеләр 17 һәм ике алтын чылбырны күкрәкчә почмакларындагы боҗраларга бәйләделәр. 18 Алар чылбырларның икенче очларын эфод иңсәләрендәге ике кысага беркеттеләр һәм, шул рәвешле, чылбырлар алдан эфодның ике иңсәсенә беркетелделәр. 19 Осталар, ике алтын боҗра ясап, аларны күкрәкчәнең аскы ике почмагына – эфодка караган эчке ягына беркеттеләр. 20 Алар, янә ике алтын боҗра ясап, аларны эфод иңсәләренең аскы ягына, ягъни җөе янына, билбау өстенә ныгыттылыр. 21 Алар, Раббы Мусага кушканча, күкрәкчә эфодтан шуып төшмәсен һәм эфодның билбавыннан өстәрәк торсын өчен, күкрәкчә боҗраларын эфод боҗраларына зәңгәр тасмалар белән бәйләп куйдылар. 22 Осталар эфод белән киелә торган япанчаны тоташтан зәңгәр тукымадан тектеләр. 23 Япанчаның уртасында баштан кияр өчен тишек ясалды. Тукыманың чите сыпылмасын өчен, тишек кырыйлары яка сыман итеп тегелде. 24 Осталар, зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йон һәм нәфис җитен алып, алардан япанча итәге әйләнәсенә анар сурәтләре ясадылар. 25 Саф алтыннан кыңгыраулар ясап, бу кыңгырауларны итәк әйләнәсендәге анарлар арасына беркеттеләр. 26 Раббы Мусага кушканча, рухани хезмәтен башкару өчен эшләнгән япанча итәге әйләнәсендәге кыңгыраулар һәм анарлар үзара чиратлашып барды. 27 Осталар Һарун һәм аның угыллары өчен күлмәкләрне нәфис җитеннән тукып әзерләделәр. 28 Алар җитен чалма да, җитен баш киемнәре дә, нәфис җитеннән эчке ыштаннар да әзерләделәр. 29 Раббы Мусага кушканча, пута зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән эшләнеп, аңа бизәкләр чигелде. 30 Осталар саф алтыннан бер ләүхә – изгелек билгесе ясадылар һәм, мөһер уйган сыман, аңа «Раббыга багышланган» дигән сүзләрне уеп яздылар. 31 Раббы Мусага кушканча, алар аны чалмага зәңгәр тасма белән беркетеп куйдылар. Исраилиләрнең Изге чатыр өчен барлык әйберләрне әзерләп бетерүе 32 Шулай итеп, чатырны – Очрашу чатырын кору эшләре төгәлләнде. Раббы Мусага ничек кушкан булса, исраилиләр барысын да шулай эшләделәр. 33 Шуннан соң алар Мусага чатыр һәм аның барлык кирәк-яракларын алып килделәр. Менә алар: каптырмалар, рамнар, борыслар, баганалар һәм нигезләр; 34 кызыл төскә буялган сарык тәкәсе тиреләреннән һәм диңгез филе тиреләреннән эшләнгән каплавычлар; сандыкны аера торган пәрдә; 35 Боерыклар сандыгы, аның колгалары һәм капкачы; 36 өстәл, өстәлдәге барлык савыт-саба һәм Аллаһыга багышланган икмәк; 37 саф алтыннан эшләнгән шәмдәл, аның тезелеп торган яктырткычлары, барлык кирәк-яраклары һәм аның өчен май; 38 алтын мәзбәх; изгеләндерү мае; хуш исле сумала-майлар; чатырга керү юлын каплаучы пәрдә; 39 бакыр мәзбәх, аның бакыр рәшәткәсе, колгалары һәм барлык әсбаплары; юынгыч һәм аның аскуймасы; 40 ишегалды әйләнәсендәге пәрдәләр, баганалар һәм нигезләр; ишегалды капкасына эленгән пәрдә; ишегалды өчен казыклар һәм баулар; чатыр, ягъни Очрашу чатыры өчен файдаланыла торган барлык җайланмалар; 41 мәһабәт киемнәр – Изге бүлмәдә хезмәт итү өчен, рухани Һарунга изге киемнәр һәм аның угылларына руханилык итү өчен киемнәр. 42 Исраилиләр бу эшләрнең барысын да Мусага Раббы кушканча башкардылар. 43 Муса алар ясаган әйберләрне тикшерде һәм, бар нәрсәнең Раббы кушканча эшләнгәнен күреп, халыкка үзенең мөбарәк фатихасын күндерде. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia