Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Чыгыш 34 - Изге Язма


Аллаһының исраилиләр белән килешү яңартуы

1 Шуннан соң Раббы Мусага әйтте: – Беренчесе төсле үк итеп, ике таш такта яса, ә Мин элеккеге, син ваткан таш такталарга язылган сүзләрне яңа такталарга язармын.

2 Иртәгә иртән әзер бул, Синай тавына мен дә тау башында Минем каршыма чыгып бас.

3 Синең белән һичкем дә булмаска тиеш – бу тауда беркем дә күренмәсен. Хәтта вак һәм эре терлек тә тау итәгендә утлап йөрергә тиеш түгел.

4 Муса әүвәлгеләре шикелле ике таш такта ясап, Раббы кушканча, икенче көнне иртүк аларны үзе белән алды да Синай тавына күтәрелде.

5 Раббы исә, болыт эчендә төшеп, Муса белән янәшә басып торды һәм аңа Үзенең «Раббы» дигән исемен җиткерде.

6 Раббы, Муса алдыннан узып, шуны игълан итте: «Раббы, Раббы, кызганучан вә мәрхәмәтле Аллаһы, сабыр, рәхим-шәфкатьле вә тугрылыклы Аллаһы!

7 Ул Үзенең мәрхәмәтен меңнәрчә буыннарга күрсәтә, хилаф эшләрне, җинаятьләрне, гөнаһларны кичерә, әмма гаеплеләргә җәза бирергә дә онытмый, аталарының гөнаһлары өчен өченче, дүртенче буынгача җәза бирә».

8 Муса шундук, башын җиргә кадәр иеп, Аңа табынды

9 һәм: – Әй Хуҗа-Хакимем! Әгәр мин Синең күз алдыңда илтифат казанганмын икән, зинһар өчен, безнең белән бар, Хуҗа-Хакимем! Бу халыкның үҗәт булуына карамастан, безнең хилаф эшләребезне һәм гөнаһларыбызны кичер! Безне Үзеңнең биләмәң итеп ал, – диде.

10 Шуннан Раббы әйтте: – Мин синең белән килешү төзим. Синең бөтен халкың алдында моңа кадәр җир йөзендәге бер генә халыкта да эшләнмәгән могҗизалар күрсәтермен, һәм синең белән яши торган халык Мин Раббының синең хакка дәһшәтле эшләр кылуын күрер.

11 Бүген Мин биргән әмерләрне үтәгез. Мин сезнең күз алдыгыздан амориләрне, кәнганиләрне, хиттиләрне, фәризиләрне, хиввиләрне һәм явүсиләрне куачакмын.

12 Сак булыгыз: барачак җирегездә яшәүче бер генә халык белән дә килешү төземәгез, югыйсә алар сезгә тозак булырлар.

13 Шуңа күрә аларның мәзбәхләрен җимерегез, изге баганаларын ватыгыз һәм алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларын аударыгыз.

14 Башка бернинди илаһка да табынмагыз, чөнки Раббы – башка илаһларга түзеп тормаучы Аллаһы.

15 Бу җирдә яшәүче халык белән килешү төземәгез, югыйсә алар, үз илаһларына табынган һәм корбан китергән вакытта, сезне дә үзләре белән чакырырлар, һәм сез аларның корбаннарын ашый башларсыз.

16 Әгәр сез үз угылларыгызга аларның кызларын хатынлыкка сайласагыз, аларның кызлары, үз илаһларына табынып, сезнең угылларыгызны шуны ук эшләргә мәҗбүр итәрләр.

17 Коелма потлар ясамагыз.

18 Төче күмәч бәйрәмен үткәрегез. Мин сезгә кушканча, җиде көн дәвамында төчегә пешергән икмәк ашагыз. Моны Абиб аенда, билгеләнгән вакытта үтәгез, чөнки бу айда сез Мисырдан чыктыгыз.

19 Беренче булып туган һәр ир бала, шулай ук эре һәм вак мал-туарыгыздан беренче булып туган иркәк терлек – Минеке.

20 Әмма беренче булып туган ишәкне бәрән биреп йолып алыгыз; әгәр йолып алмасагыз, муенын сындырыгыз. Сезнең беренче ир балагыз да йолып алынырга тиеш. Минем каршыга беркем дә буш кул белән килергә тиеш түгел.

21 Алты көн эшләгез, ә җиденче көнне ял итегез. Хәтта сабан вакыты һәм урак өсте булса да ял итегез.

22 Беренче бодай уңышын җыйгач, Атналар бәйрәмен үткәрегез, ә ел тәмамланганда, Бөртекле ашлык җыю бәйрәмен үткәрегез.

23 Елга өч мәртәбә сезнең барлык ирләрегез Хуҗа-Раббы, Исраил Алласы каршына килергә тиешләр.

24 Мин сезнең алдыгыздан башка кавемнәрне куып җибәрермен һәм сезнең чикләрегезне киңәйтермен. Сез елына өч тапкыр Раббы Аллагыз каршына килсәгез, беркем дә сезнең җирегезне тартып ала алмас.

25 Миңа корбан каны китергәндә, ачыткы салынган бернәрсә дә тәкъдим итмәгез. Котылу бәйрәме корбанының һичнәрсәсен иртәнгә калдырмагыз.

26 Беренче булып җыйган уңышыгызның иң яхшы өлешен Раббы Аллагыз йортына китерегез. Кәҗә бәтиен анасының сөтендә пешермәгез.

27 Раббы Мусага әйтте: – Мин әйткәннәрнең барысын да язып ал, чөнки бу – Мин синең белән һәм Исраил халкы белән төзегән килешүнең нигезедер.

28 Муса анда Раббы белән кырык көн вә кырык төн булды, берни ашамады да, эчмәде дә; таш такталарга килешүнең сүзләрен – ун боерыкны язды.


Мусаның нурлы йөзе

29 Боерыклар язылган ике таш тактаны тотып, Муса Синай тавыннан төшкәндә, Аллаһы белән сөйләшүдән йөзенең нур чәчеп торуын үзе белми иде әле.

30 Мусаның йөзе нур чәчеп торганны күргәч, Һарун һәм барча Исраил халкы аңа якын килергә курыкты.

31 Муса исә аларны үзенә чакырды, һәм Һарун белән халык башлыклары аның янына килде, һәм Муса алар белән сөйләште.

32 Шуннан соң калган барлык исраилиләр дә Мусага якынлашты, һәм Раббының Синай тавында биргән боерыкларын ул аларга тапшырды.

33 Сөйләшү тәмамлангач, Муса бөркәнчек белән йөзен каплады.

34 Раббы алдына барып, Аның белән сөйләшкәндә, Муса һәрвакыт йөзеннән бөркәнчеген ала иде. Аннары, кайтып, Раббы кушканнарны Исраил халкына җиткергәндә,

35 халык аның йөзеннән нур бөркелеп торуын күрә иде. Раббы белән сөйләшергә барганчы, Муса янә йөзен бөркәнчек белән каплый иде.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ