Чыгыш 32 - Изге ЯзмаИсраилиләрнең алтыннан үгез бозау сынын ясавы 1 Инде күп вакыт узып та, Мусаның һаман да таудан төшмәвен күргәч, кешеләр Һарун тирәсенә җыелдылар һәм аңа: – Әйдә, безгә аллалар яса, алар безнең алдан барсыннар. Безне Мисырдан алып чыккан Мусага нәрсә булганны белмибез, – диделәр. 2 Һарун халыкка әйтте: – Хатыннарыгызга, угылларыгызга һәм кызларыгызга кидергән алтын алкаларны салдырып, миңа алып килегез. 3 Шуннан соң бар халык, алтын алкаларын салып, Һарунга алып килде. 4 Һарун халыктан алтынны алды, аны эретеп койды да кискеч ярдәмендә үгез бозау сынын ясады. Шулчак халык әйтте: – Әй Исраил токымы! Сине Мисыр җиреннән алып чыккан аллаң менә шушы! 5 Һарун, моны күреп, бозау каршында мәзбәх төзеде һәм әйтте: – Иртәгә Раббы хөрмәтенә бәйрәм булыр. 6 Икенче көнне халык, бик иртә торып, тулаем яндыру корбаннары һәм татулык корбаннары китерде; соңыннан барысы утырып ашап-эчте дә күңел ачарга кереште. 7 Шулчак Раббы Мусага: – Тиз генә түбәнгә төш, Мисыр җиреннән алып чыккан халкың бозылды! – диде. – 8 Минем әмерләремнән алар бик тиз тайпылдылар, үзләренә үгез бозау сынын коеп, шуңа табындылар һәм корбаннар китерделәр, һәм халык әйтте: «Әй Исраил токымы! Сине Мисыр җиреннән алып чыккан аллаң менә шушы!» 9 Раббы Мусага янә әйтте: – Күрәм ки, бу халык үзсүзле. 10 Хәзергә син Мине калдырып тор. Ачу-ярсуымнан Мин аларны кырып бетерәм, ә соңыннан синнән бөек халык булдырам. 11 Әмма Муса Раббыдан, үз Алласыннан ялварып сорады: – Әй Раббы, Үзеңнең бөек көчең, кодрәтле кулың белән Мисыр җиреннән алып чыккан халкыңа ник шулай ачулысың? 12 Нишләп әле Син мисырлыларга: «Раббы Үз халкын усал ният белән – тауларда һәлак итеп, җир йөзеннән юкка чыгарыр өчен, Мисырдан алып киткән икән», – дип әйтергә юл куясың?! Ярсуыңны чәчмә, үзгәрт карарыңны, Үз халкыңа афәт белән янама! 13 Колларың Ибраһим, Исхак һәм Исраилне исеңә төшер – аларга Син Үз Затыңнан: «Нәселегезне күктәге йолдызлар санынча ишәйтермен. Вәгъдә иткән шушы җирләрнең бөтенесен нәсел варисларыгызга мәңгелек биләмә итеп бирермен», – дип ант иттең. 14 Шуннан Раббы Үзенең карарын үзгәртте, һәм халыкка кылынасы афәт булмый калды. 15 Ә Муса исә, боерыклар язылган әлеге ике таш тактаны алып, таудан төште. Бу ташларның ике ягына да боерыклар язылган иде. 16 Бу таш такталарны Аллаһы Үзе ясап, әлеге боерыкларны Үзе уеп язган иде. 17 Кешеләрнең кычкырышкан тавышын ишетеп, Ешуа Мусага әйтте: – Тавышларга караганда, станда сугыш бара! 18 – Бу тавыш – җиңүчеләрнең дә, җиңелгәннәрнең дә тавышы түгел, – дип җавап кайтарды Муса. – Җырлаган тавышлар ишетәм мин! 19 Станга якынлашкач, Муса үгез бозау сынын һәм биеп йөрүче халыкны күрде. Шунда Муса, ачуыннан ярсып, тау итәгендә такталарын җиргә атып бәрде, һәм алар чәлпәрәмә килеп ватылды. 20 Аннары Муса алар ясаган үгез бозау сынын алды да утка салды һәм алтынны, көл хәленә китереп, суга сибеп җибәрде, шуннан соң Исраил халкын шул суны эчәргә мәҗбүр итте. 21 Муса Һаруннан: – Бу халык сиңа нәрсә эшләде? Ник син аларны авыр гөнаһка батырдың? – дип сорады. 22 – Ачуланма, хуҗам, – дип җавап бирде Һарун. – Бу халыкның начарлык эшләргә һәрвакыт әзер торуын син беләсең бит. 23 Алар миңа әйттеләр: «Безгә аллалар яса, алар безнең алдан барсыннар. Безне Мисырдан алып чыккан Мусага нәрсә булганны белмибез». 24 Һәм мин аларга: «Кемнәрнең алтын бизәнү әйберләре бар – салыгыз», – дидем. Алар миңа үзләренең алтыннарын бирделәр, һәм мин аларны утка ташладым, ә ут эченнән менә шушы үгез бозау килеп чыкты. 25 Муса күрде ки, Һарун кул астында исраилиләр тыеп булмас дәрәҗәдә йөгәнсезләнгән, дошманнарын сөендереп, тәмам мәсхәрәгә калган. 26 Муса стан капкасы алдына басты да әйтте: – Кем Раббы артыннан барырга тели, шулар минем янга килсен! Барча левиләр Муса янына җыелдылар. 27 Муса аларга әйтте: – Исраилнең Раббы Алласы болай ди: «Һәркайсыгыз кылычын ассын да станның бер очыннан икенче очына узсын һәм үзенең туганын, дустын, якынын үтерсен». 28 Левиләр Мусаның боерыгын үтәделәр, һәм шул көнне өч мең чамасы кеше һәлак булды. 29 Аннары Муса әйтте: – Бүген сез угылларыгызның һәм туганнарыгызның гомере бәрабәренә үзегезне Раббыга багышладыгыз, шуңа күрә Ул сезгә Үзенең фатихасын күндерде. 30 Икенче көнне иртән Муса халыкка әйтте: – Гөнаһыгыз зур сезнең! Әмма мин хәзер Раббы янына менәм, бәлки, гөнаһларыгызны кичерүен үтенә алырмын! 31 Муса, Раббы янына әйләнеп кайтып, әйтте Аңа: – Әйе, бу халык зур гөнаһ эшләде. Алар үзләренә алтыннан алла ясадылар. 32 Хәзер Син аларның бу гөнаһын кичерсәң иде! Әгәр кичермисең икән, Үзең язган китаптан исемемне сызып ташла. 33 Раббы Мусага: – Китабымнан Мин Үземә каршы гөнаһ эшләүчеләрнең исемнәрен сызам. 34 Хәзер исә юлга кузгал һәм Мин әйткән урынга халыкны ияртеп кит, ә Минем фәрештәм алдыңнан барыр. Вакыты җиткәч, кылган гөнаһлары өчен Мин аларга җәза бирермен, – дип җавап кайтарды. 35 (Халык ясаган үгез бозау сыны өчен, ягъни Һарун эшләп биргән сын өчен, Раббы исраилиләргә җәза җибәрде.) |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia