Чыгыш 31 - Изге ЯзмаИзге чатырны кору өчен осталар 1 Шуннан Раббы Мусага болай диде: 2 – Кара, Мин Яһүдә ыругыннан Хүр углы Уридән туган Бесалелны сайладым 3 һәм аны, Аллаһы Рухы белән рухландырып, барлык һөнәрләр өчен кирәкле акыл, осталык һәм төрле күнекмәләр белән баеттым. 4 Шуңа күрә ул алтын, көмеш һәм бакыр әйберләрнең сызымын сызып, аларны ясый 5 һәм кыйммәтле ташларны, кырлап, кысага утырта, шулай ук агачтан әйберләр ясый белә. Бесалел теләсә нинди эшне башкара ала. 6-11 Дан ыругыннан Ахисамах углы Оһолиабны Мин Бесалелның ярдәмчесе итеп билгеләдем. Сиңа әмер ителгән бар әйберне – Очрашу чатырын, Боерыклар сандыгын һәм аның капкачын, чатырның барлык кирәк-яракларын, өстәлне һәм өстәлдәге савыт-сабаны, саф алтыннан эшләнгән шәмдәлне һәм аның барлык кирәк-яракларын, хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхен, корбан яндыру мәзбәхен һәм аның барлык әсбапларын, юынгычны һәм аның аскуймасын, мәһабәт киемнәрне – рухани Һарунга изге киемнәрне һәм аның угылларына руханилык итү өчен киемнәрне, изгеләндерү маен һәм Изге бүлмә өчен хуш исле сумала-майларны әзерли алсыннар өчен, Мин шулай ук барлык һөнәрчеләргә дә осталык бирдем. Мин сиңа ничек кушкан булсам, алар барысын да шулай эшләсеннәр. Шимбә көн 12 Раббы Мусага әйтте: 13 – Исраил халкына әйт: «Сез Минем шимбә көннәремне билгеләп үтәргә тиеш. Сезне изге итүче Раббы икәнемне сез белсен өчен, бу көн Минем белән сезнең арадагы билге булыр. 14 Шимбә көнне билгеләп үтегез, чөнки бу көн сезнең өчен изге. Кем дә булса шимбә көнне билгеләп үтмәсә, ул кеше үлемгә дучар ителергә тиеш; ә инде шимбә көнне нинди дә булса эш башкарган кеше, кем булуына карамастан, үз халкыннан читләштерелергә тиеш. 15 Алты көн эшләгез, ә җиденче, ягъни шимбә көнне ял итегез, бу – Раббыга багышланган изге көн. Шимбә көнне эшләгән адәм үлем җәзасына тартылсын. 16 Исраил халкы буыннан-буынга шимбә көнне билгеләп үтәргә тиеш, бу – мәңгегә беркетелгән килешү. 17 Шимбә көн Минем белән сезнең арадагы мәңгелек билге булып калыр, чөнки Раббы, алты көн буе эшләп, күк вә җирне булдырды, ә инде җиденче көнне ял итте». 18 Шуннан соң, Синай тавында Муса белән сөйләшүен тәмамлап, Аллаһы аңа бармагы белән язган боерыкларын – ике таш такта бирде. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia