Чыгыш 30 - Изге ЯзмаХуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхе 1 Хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхен сәрви агачыннан яса. 2 Ул тигезьяклы турыпочмак – буе һәм иңе берәр терсәк, биеклеге ике терсәк булсын. Аның дүрт почмагына мөгезләр ясап, алар мәзбәх белән бербөтен булырга тиеш. 3 Мәзбәхнең өстен, ян-якларын һәм мөгезләрен саф алтын белән каплап, кырыйларын да алтын белән бизә. 4 Мәзбәхнең өске ягыннан бераз аскарак төшеп, кара-каршы ике ягына алтын боҗралар беркетеп куй. Бу боҗраларга, мәзбәхне күчереп йөртү өчен, колгалар кидер. 5 Колгаларны, сәрви агачыннан ясап, алтын белән капла. 6 Мәзбәхне Боерыклар сандыгы алдындагы пәрдә каршына куй, ягъни сандык өстендәге капкач алдына урнаштыр. Шул капкач өстендә Мин синең белән очрашырмын. 7 Яктырткычларны әзерләгәндә, Һарун һәр иртәдә мәзбәх өстендә хуш исле сумала-майлар көйрәтергә тиеш. 8 Һәм һәр кичне яктырткычларны кабызганда, ул шулай ук хуш исле сумала-майлар көйрәтергә тиеш. Шулай итеп, Раббы алдында сумала-майлар буыннан-буынга даими көйрәтелер. 9 Тыелган башка сумала-майларны да, яндыру корбанын да, икмәк бүләген дә бу мәзбәхтә яндырмагыз. Шулай ук шәраб бүләген дә коймагыз. 10 Елына бер тапкыр Һарун гөнаһ йолу корбанының каны белән мәзбәх мөгезләрен пакьләсен. Бу йола һәр ел саен буыннан-буынга башкарылсын. Бу мәзбәх – Раббы өчен тулысынча изге. Изге чатыр салымы 11 Раббы Мусага әйтте: 12 – Син Исраил халкының санын исәпкә алганда, һәр ир-ат үзе өчен Раббыга йолым түләргә тиеш. Шул чагында аларга афәт янамас. 13 Саналган һәр ир-ат ярты шәкыл йолым түләсен. (Бер шәкыл – егерме гера була.) Бу ярты шәкыл Раббыга тәкъдим ителсен. 14 Яше егермедән узган, исәпкә алынган һәр ир-ат әлеге йолымны Раббыга багышласын. 15 Байлар – ярты шәкылдан артык, ә ярлылар ярты шәкылдан ким бирмәскә тиеш. Сезнең җаннарыгызны саклау өчен, Раббыга бирә торган йолым булыр бу. 16 Исраил халкыннан бу акчаларны җыеп ал да Очрашу чатыры хаҗәтләре өчен сарыф ит. Бу йолым Раббыга исраилиләрне искә төшерү, аларның җаннарын саклау өчен булыр. Бакыр юынгыч 17 Раббы Мусага әйтте: 18 – Юыну өчен, бакыр юынгыч һәм аңа бакыр аскуйма яса. Юынгычны Очрашу чатыры белән мәзбәх арасына урнаштыр һәм су белән тутыр. 19 Һарун вә аның угыллары шушы юынгычтан кулларын һәм аякларын юсыннар. 20 Очрашу чатырына кергән саен, алар юынырга тиеш; шул чагында алар үлмәячәк. Раббыга багышлап, яндыру бүләге китерү өчен, мәзбәхкә якынлашканда да, 21 шулай ук аяк-кулларын юарга тиеш, шулай эшләмәсәләр – үләрләр. Бу – Һарун һәм аның нәсел варислары өчен буыннан-буынга мәңгелек кагыйдә. Изгеләндерү мае 22 Раббы Мусага тагы болай диде: 23-24 – Хуш исле, сыйфатлы матдәләр – биш йөз шәкыл сыек мирра, шул күләмнең яртысын, ягъни ике йөз илле шәкыл хуш исле дарчин, ике йөз илле шәкыл хуш исле камыш, биш йөз шәкыл кассия, бер һин зәйтүн мае ал. 25 Шуларны, хушбуй әзерләгәндәге кебек, бергә болгат та изгеләндерү мае яса. Бу – изгеләндерү мае. 26-28 Шушы май белән Очрашу чатырын, Боерыклар сандыгын, өстәл һәм өстәлдәге барлык савыт-сабаны, шәмдәл һәм аның кирәк-яракларын, хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхен, корбан яндыру мәзбәхен һәм аның барлык әсбапларын, шулай ук юынгыч һәм аның аскуймасын майла. 29 Аларны шул рәвешле изгеләндер, һәм алар тулысынча изге булырлар. Бу әйберләргә кагылган бар нәрсә изге саналыр. 30 Һарунга һәм аның угылларына май сөрт, аларны руханилыкка багышлап, Миңа хезмәт итү өчен изгеләндер. 31 Исраил халкына болай дип әйт: «Бу – киләсе буыннар өчен Раббының изгеләндерү мае. 32 Бу майны бүтәннәргә сөртмәгез; ошбу ысул белән башка бернинди дә май әзерләмәгез. Бу май – изге. Аны изге дип исәпләгез. 33 Әгәр кем дә булса, шушыңа охшатып, май әзерләсә яки аны рухани булмаган кешегә сөртсә, андый зат үз халкыннан читләштерелергә тиеш». Хуш исле сумала-майлар 34 Шуннан соң Раббы Мусага болай диде: – Тигез күләмдә итеп менә мондый хуш исле матдәләр – натап, шехелет, хелбена һәм саф сумала-майлар ал. 35 Шуларны бергә кушып болгат та, хушбуй әзерләгәндәге кебек, хуш исле сумала-майлар яса һәм тоз өстә. Бу хуш исле сумала-майлар – саф һәм изге. 36 Шушы сумала-майларның бер өлешен, бик вак итеп төеп, Очрашу чатырындагы Боерыклар сандыгы алдына куй, һәм шул урында Мин синең белән очрашачакмын. Бу сумала-майлар тулысынча изге дип исәпләнер. 37 Мондый ысул белән үзегезгә бернинди дә хуш исле сумала-майлар әзерләмәгез. Аны Раббыга багышланырга тиешле изге әйбер дип исәпләгез. 38 Әгәр кем дә булса берәү, аның исе белән ләззәтләнү өчен, мондый сумала-майлар әзерли икән, андый кеше үз халкыннан читләштерелергә тиеш. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia