Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Чыгыш 29 - Изге Язма


Руханилыкка багышлау йоласы

1 Һарун белән аның угыллары рухани булып Миңа хезмәт итсеннәр өчен, менә шундый изгеләндерү йоласы үтә: кимчелексез бер үгез бозау һәм ике сарык тәкәсе ал да

2 сыйфатлы бодай оныннан төче икмәк, шулай ук зәйтүн мае кушылган төче күмәч һәм зәйтүн мае белән майланган юка төче көлчәләр пешер.

3 Икмәк, күмәч һәм көлчәләрне кәрзингә сал да аларны үгез бозау һәм ике сарык тәкәсе белән бергә Миңа тәкъдим ит.

4 Шуннан соң Һарун һәм аның угылларын Очрашу чатыры алдына алып килеп ю да

5 Һарунга күлмәк, эфод, эфод белән киелә торган япанча һәм рухани күкрәкчәсе кидер; аннары эфодны бизәкле билбау белән бәйләп куй.

6 Башына чалма кидереп, чалмага изгелек билгесен беркет.

7 Изгеләндерү мае ал да Һарунның башына сөрт.

8 Шуннан соң Һарунның угылларын алып кил, аларга күлмәк кидер

9 һәм билләрен пута белән бу, аларга баш киеме кидер. Һарун һәм аның угылларын син руханилыкка шул рәвешле багышларсың. Мәңге үзгәрми торган кагыйдә буенча, алар рухани булырлар.

10 Шуннан Очрашу чатыры алдына үгез бозауны алып кил. Һарун һәм аның угыллары кулларын бозау башына куйсыннар,

11 ә соңыннан Раббы каршында – Очрашу чатыры алдында бозауны суй.

12 Аның канына бармагыңны манып, мәзбәхнең мөгезләренә сөрт, ә калган канны мәзбәх нигезенә түк.

13 Бозауның эчке әгъзаларын каплаган бөтен маен, бавыр астындагы өлешен, ике бөерен һәм бөер өстендәге маен аерып ал да аларны мәзбәхтә яндыр;

14 ә бозауның итен, тиресен һәм эчендәге шакшыларын станнан читкә алып китеп яндыр. Бу – гөнаһ йолу корбаны.

15 Шуннан соң ике сарык тәкәсенең берсен ал; Һарун һәм аның угыллары кулларын тәкәнең башына куйсыннар;

16 тәкәне суй, канын мәзбәхнең һәр ягына чәчрәт.

17 Соңыннан тәкәне кисәкләргә бүл, аның эчке әгъзаларын һәм аякларын, юып, башы һәм калган өлешләре янына куй,

18 аннан бөтен тәкәне, тулаем яндыру корбаны итеп, мәзбәхтә яндыр. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләге; аның тәмле исе Раббының күңеленә хуш килер.

19 Икенче сарык тәкәсен ал; Һарун һәм аның угыллары кулларын тәкәнең башына куйсыннар.

20 Тәкәне суй, канын Һарунның һәм угылларының уң колак яфракларына сөрт. Шулай ук уң кулларының һәм уң аякларының баш бармакларына да кан сөрт. Соңыннан мәзбәхнең һәр ягына да кан чәчрәт.

21 Аннары мәзбәхтәге канның бер өлешен һәм берникадәр изгеләндерү мае алып, Һарунга, аның киемнәренә, шулай ук аның угылларына һәм аларның киемнәренә сип. Һарун, аның угыллары һәм аларның киемнәре шул рәвешле изгеләндерелер.

22 Шуннан соң руханилыкка багышлау йоласы өчен китерелгән тәкәнең маен, аның симез койрыгын, бөтен эчке әгъзаларын каплаган маен, бавыр астындагы өлешен, майлары белән бергә ике бөерен һәм арткы уң ботын ал.

23 Шулай ук Раббы алдына китерелгән кәрзиндәге төче икмәкләрдән бер күмәч, бер майлы икмәк һәм бер юка көлчә ал.

24 Боларның һәммәсен Һарун һәм аның угылларының кулына бир, һәм алар шуны күтәреп селкесеннәр дә Раббы алдына махсус бүләк итеп китерсеннәр.

25 Аннары, барысын да аларның кулларыннан алып, тулаем яндыру корбаны өстендә мәзбәхтә яндыр. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләге; аның тәмле исе Раббы күңеленә хуш килер.

26 Шуннан соң Һарунны руханилыкка багышлаганда корбан ителгән сарык тәкәсенең түш итен ал да, махсус бүләк итеп, Раббы алдында күтәреп селке. Бу өлеш синеке булыр.

27 Һарун һәм аның угылларын руханилыкка багышлаганда корбан ителгән сарык тәкәсенең селкегән өлешләрен – түш итен һәм арткы ботын изгеләндер.

28 Раббыга китергән татулык корбаннарының бу өлешен Исраил халкы Һарунга һәм аның угылларына бирсен, чөнки бу – аларның мәңгелек өлеше.

29 Һарунның изге киемнәре аның нәсел варисларына калсын – аларны руханилыкка багышлап, май сөрткәндә, шушы киемнәрне киярләр.

30 Атасы урынына баш рухани сыйфатында Очрашу чатырының Изге бүлмәсенә хезмәт итәр өчен кергәндә, Һарунның нәсел варисы җиде көн дәвамында шушы киемнәрне киеп йөрсен.

31 Руханилыкка багышлау корбаны булган тәкәнең итен изге урында пешер,

32 ә соңыннан Һарун һәм аның угыллары бу итне һәм кәрзиндәге икмәкне Очрашу чатыры алдында ашасыннар.

33 Алар бу бүләкләрне ашый алалар; әлеге бүләкләр аларны руханилыкка багышлаганда һәм изгеләндергәндә, гөнаһларыннан арындырганда китерелә. Әмма башка кешеләр боларны ашый алмый, чөнки әлеге бүләкләр – изге.

34 Әгәр тәкә итенең бер өлеше яисә икмәк сыныгы иртәнгә калса, аны яндырырга кирәк; бу икмәкне яисә итне ашарга ярамый, чөнки ул – изге.

35 Шушыларның барысын да Һарун һәм аның угыллары өчен нәкъ Мин әйткәнчә эшлә. Аларны руханилыкка багышлау йоласы җиде көн дәвам итсен.

36 Җиде көн дәвамында, гөнаһлардан арыну өчен, һәр көнне бер үгез бозауны гөнаһ йолу корбаны итеп китер. Мәзбәхне дә нәҗеслектән пакьлә, изгеләндерү өчен, аны майла.

37 Мәзбәхне җиде көн буена чистарт һәм изгеләндер; ул шушылай итеп тулысынча изге булыр. Аңа кагылган бар нәрсә изге саналыр.


Көндәлек тәкъдимнәр

38 Һәр көнне мәзбәхтә бер яшьлек ике сарык бәрәнен:

39 берсен – иртән, ә икенчесен кич белән корбанга китер.

40-41 Эфаның уннан бер өлеше күләмендә сыйфатлы бодай онына һиннең дүрттән бер өлеше күләмендә сыйфатлы зәйтүн мае кушып, икмәк бүләген, шулай ук һиннең дүрттән бер өлеше күләмендә шәраб бүләген беренче бәрән белән бергә тәкъдим ит. Кич белән, икенче бәрәнне китергәндә, яңадан да иртәнге кебек шул ук күләмдә икмәк һәм шәраб бүләге тәкъдим ит. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләге; аның тәмле исе Раббының күңеленә хуш килер.

42 Киләчәк буыннар бу тулаем яндыру корбанын һәрвакыт Очрашу чатыры алдына – Раббы каршына китерсеннәр. Мин шунда алар белән очрашырмын һәм синең белән сөйләшермен.

43 Исраил халкы белән очрашу урыным булыр бу, һәм ул урын Минем шөһрәтем белән изгеләндерелер.

44 Мин Очрашу чатырын һәм мәзбәхне изгеләндерермен. Һарунны һәм аның угылларын, алар Миңа рухани буларак хезмәт күрсәтсеннәр өчен, шулай ук изгеләндерермен.

45 Мин Исраил халкы арасында яшәрмен һәм аларның Алласы булырмын.

46 Шунда халык Мин – Раббы, аларның Алласы икәнне, исраилиләр арасында яшәр өчен, аларны Мисыр җиреннән алып чыкканны белер. Мин – Раббы, аларның Алласыдыр!

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ