Чыгыш 27 - Изге ЯзмаМәзбәх 1 Мәзбәхне сәрви агачыннан яса. Ул тигезьяклы турыпочмак рәвешендә – буе һәм иңе бишәр терсәк, ә биеклеге өч терсәк булсын. 2 Мәзбәхнең һәр почмагына берәр мөгез әзерлә, һәм бу мөгезләр мәзбәх белән бербөтен итеп эшләнсен. Мәзбәхнең өстен бакыр белән капла. 3 Әлеге мәзбәх өчен барлык әсбаплар – көл колашалары, көрәкләр, касәләр, чәнечкеләр һәм күмер алгычлар бакырдан эшләнсен. 4 Аның өчен рәшәткә, ягъни бакыр челтәр яса һәм рәшәткәнең һәр дүрт почмагына бакыр боҗра беркет. 5 Рәшәткәне мәзбәхнең эченә – өске кырыеннан түбәнрәк төшеп, уртасына урнаштыр. 6 Сәрви агачыннан мәзбәх өчен колгалар ясап, аларны бакыр белән капла. 7 Күчереп йөрткәндә, мәзбәхнең ике ягындагы боҗраларына әлеге колгаларны кидер. 8 Мәзбәхне, эчен куыш итеп, такталардан яса. Аны тауда күрсәтелгән үрнәк буенча эшләт. Изге чатырның ишегалды 9 Чатыр өчен ишегалды яса. Көньякка караган ягының озынлыгы йөз терсәк булып, әлеге якта нәфис җитеннән тукылган пәрдәләр эленеп торсын. 10 Пәрдәләрне элү өчен, егерме багана һәм, аларны урнаштыру өчен, егерме бакыр нигез яса. Баганадагы ыргак һәм чыбыкларны көмештән эшлә. 11 Ишегалдының төньякка караган ягы шулай ук йөз терсәк булсын, һәм бу як өчен дә пәрдәләр, егерме багана һәм егерме бакыр нигез ясалсын. Баганадагы ыргакларны да, чыбыкларны да көмештән эшлә. 12 Ишегалдының көнбатыш ягына, илле терсәк озынлыгындагы пәрдәләр эленеп, ун багана белән ун нигез куелсын. 13 Ишегалдының көнчыгыш ягы – ишегалдына керә торган як – буйга шулай ук илле терсәк булсын. 14-15 Ишегалды капкасының бер ягындагы пәрдәләр унбиш терсәк озынлыкта булып, алар өч нигез өстенә куелган өч баганага эленсен; икенче ягында да пәрдәләрнең озынлыгы унбиш терсәк булып, алары да өч нигезгә куелган өч баганага эленсен. 16 Капкага эләр өчен, зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән пәрдә тукып, аның өстенә бизәкләр чик. Пәрдәнең озынлыгы егерме терсәк булсын. Пәрдә өчен дүрт багана һәм дүрт нигез яса. 17 Ишегалды әйләнәсендәге барлык баганаларны көмеш чыбыклар һәм ыргаклар белән беркет һәм баганаларның нигезен бакырдан эшлә. 18 Ишегалдының буе йөз терсәк, иңе илле терсәк, ә ишегалды әйләнәсендәге пәрдәләр биш терсәк биеклегендә булсын. Пәрдәләрне нәфис җитеннән тукы, ә баганаларның нигезен бакырдан эшлә. 19 Чатырда кулланыла торган барлык җайланмалар, чатыр һәм ишегалды өчен барлык казыклар бакырдан эшләнсен. Шәмдәл турындагы кагыйдә 20 Яктырткычлар һәрвакыт янып торсын өчен, сыйфатлы зәйтүн мае китерегез, дип, исраилиләргә әмер ит. 21 Очрашу чатырының Боерыклар сандыгы куелган бүлмәсен аерып торучы пәрдәнең тышкы ягындагы яктырткычлар Раббы каршында кичтән алып иртәнгә кадәр янсын өчен, Һарун һәм аның угыллары аларны күзәтеп торырга тиеш. Бу – Исраил халкы һәм аның киләчәк буыннары өчен мәңгелек кагыйдә. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia