Чыгыш 26 - Изге ЯзмаИзге чатыр 1 Чатыр өчен ун пәрдә тегелсен, пәрдәләр исә нәфис җитеннән һәм зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан тукылып, аларга керубим сурәтләре чигелсен. 2 Пәрдәләрнең барысын да бер зурлыкта эшлә: буе егерме сигез, иңе дүрт терсәк булсын. 3 Пәрдәләрне бер-берсенә тоташтырып, биш пәрдәне аерым һәм калган бишесен тагын аерым тек. 4 Зәңгәр тукымадан ясалган элмәкләрне беренче биш пәрдәнең кырыена тегеп куй, шулай ук икенче биш пәрдәнең кырыена тек: 5 беренче биш пәрдәнең кырыенда – илле элмәк һәм икенче биш пәрдәнең кырыенда шулай ук илле элмәк. Беренче пәрдәдәге һәр элмәк икенче пәрдәдәге һәр элмәккә пар килсен. 6 Аннары барлык пәрдәләрне бергә беркетү, ягъни чатырны бербөтен итеп җыю өчен, алтыннан илле каптырма яса. 7 Чатырны каплау өчен, янә бер каплавыч яса. Бу каплавыч өчен кәҗә мамыгыннан унбер пәрдә әзерлә. 8 Барлык пәрдәләр бер үлчәмдә – буе утыз һәм иңе дүрт терсәк булсын. 9 Башта биш пәрдәне, аннары тагын алтыны бер-берсенә тоташтыр. Чатырның алгы ягындагы алтынчы пәрдәне ике кат итеп бөклә. 10 Тоташтырып тегелгән биш пәрдәнең һәм тоташтырып тегелгән алты пәрдәнең кырыйларына иллешәр элмәк яса. 11 Аннары барлык пәрдәләрне бергә беркетү, ягъни каплавычны бербөтен итеп тоташтыру өчен, бакырдан илле каптырма эшлә һәм аларны элмәкләргә кидер. 12 Ә пәрдәләрнең өстәмә өлеше – каплавычның артып калган бер яртысы – чатырның арт ягына асылынып төшсен. 13 Пәрдәләрнең һәр ике ягыннан да бер терсәккә чыгып калган кисәге исә чатырның ян-якларын капласын. 14 Чатыр өчен янә ике каплавыч эшлә: аларның берсе кызыл төскә буялган сарык тәкәсе тиреләреннән, ә икенчесе – беренчесе өстендәгесе – диңгез филе тиреләреннән булсын. 15 Чатыр өчен сәрви агачыннан рамнар яса. 16 Һәр рамның биеклеге ун терсәк һәм киңлеге терсәк ярым булырга тиеш. 17 Рамнарны бер-берсенә беркетер өчен, һәр рамның ике чыгынтысы булып, чатырның барча рамнары шулай эшләнсен. 18 Чатырның көньякка караган ягы өчен егерме рам 19 һәм көмештән кырык нигез яса – һәр рам астында, чыгынтыларга туры китереп, икешәр нигез булсын. 20 Чатырның икенче, ягъни төньякка караган ягы өчен дә егерме рам 21 һәм һәрбер рам өчен икешәр итеп көмештән кырык нигез яса. 22 Чатырның арткы, ягъни көнбатышка караган ягы өчен тагын алты рам, 23 ә чатырның арткы ягындагы почмаклар өчен ике рам яса. 24 Почмактагы рамнар аскы яктан тоташтырылып, өстән беренче боҗра янында беркетелсен; ике почмак та бертөрле ясалсын. 25 Шулай итеп, әлеге сигез рам өчен көмештән уналты нигез булыр – һәр рам астына икешәр нигез. 26 Борысларны сәрви агачыннан яса: чатырның бер ягындагы рамнар өчен биш борыс, 27 икенче ягындагылары өчен янә биш борыс һәм арткы яктагы, ягъни көнбатыштагы рамнар өчен тагын биш борыс булсын. 28 Рамнар уртасындагы борыс чатырның бер очыннан икенче очына кадәр сузылсын. 29 Рамнарны алтын белән капла һәм аларга, борысларны утырту өчен, алтын боҗралар беркет; бу борысларны да алтын белән капла. 30 Чатырны тауда күрсәтелгән үрнәк буенча төзе. 31 Зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән махсус пәрдә тукы да аның өстенә керубим сурәтләре чик. 32 Сәрви агачыннан дүрт багана яса һәм аларны алтын белән капла. Дүрт баганага алтыннан эшләнгән ыргаклар беркет, баганалар астына дүрт көмеш нигез куй һәм алтын ыргакларга пәрдәне эл. 33 Пәрдәне чатыр түбәсендәге каптырмалар астына урнаштыр һәм пәрдә артына Боерыклар сандыгын куй. Бу пәрдә Изге бүлмәне Иң изге бүлмәдән аерып торсын. 34 Иң изге бүлмәдәге Боерыклар сандыгы өстенә капкач куй. 35 Пәрдәнең икенче ягына, изге икмәкне кую өчен, өстәл урнаштыр: өстәл чатырның төньягында торсын. Чатырның көньягына, өстәл каршысына, шәмдәл куй. 36 Соңыннан, чатырга керү юлын каплау өчен, пәрдә эшлә; ул зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йоннан һәм нәфис җитеннән тукылып, аның өстенә бизәкләр чигелсен. 37 Пәрдәне элү өчен, сәрви агачыннан биш багана һәм алтын ыргаклар ясап, аларны да алтын белән капла. Баганалар өчен биш бакыр нигез кой. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia