Чыгыш 25 - Изге ЯзмаИзге чатыр өчен бүләкләр 1 Раббы Мусага болай диде: 2 – Исраилиләргә әйт: Миңа бүләкләр китерсеннәр, ә син бирергә теләгән һәркемнән бүләкне кабул итеп ал. 3 Син алардан түбәндәге әйберләрне ал: алтын, көмеш, бакыр, 4 зәңгәр, җете кызыл вә кызыл төстәге йон, нәфис җитен, кәҗә мамыгы, 5 кызыл төскә буялган сарык тәкәсе тиреләре, диңгез филе тиреләре, сәрви агачы, 6 яктырткыч өчен зәйтүн мае, изгеләндерү мае һәм көйрәтү мае өчен хуш исле матдәләр, 7 эфодка һәм рухани күкрәкчәсенә беркетү өчен, ахак вә башка кыйммәтле ташлар. 8 Кешеләр Минем өчен Изге чатыр корсыннар, һәм Мин алар арасында яши алачакмын. 9 Чатыр һәм андагы бар нәрсәне Мин сиңа күрсәтәчәк үрнәк буенча эшлә. Аллаһы сандыгы 10 Кешеләр сәрви агачыннан Аллаһы сандыгы ясасыннар. Сандыкның буе ике терсәк ярым, иңе һәм биеклеге терсәк ярым булсын. 11 Сандыкның эчен һәм тышын саф алтын белән каплап, кырыйларын да алтынлап бизә. 12 Дүрт алтын боҗра коеп, аларны, һәр ягына икешәр итеп, сандыкның дүрт аягына беркет. 13 Шуннан соң сәрви агачыннан колгалар ясап, алтын белән йөгерт. 14 Сандыкны күчереп йөртү өчен, әлеге колгаларны аның ян-якларындагы боҗраларга кидер. 15 Бу колгалар һәрвакыт сандыкның боҗралары эчендә булырга тиеш, аларны аннан чыгарма. 16 Мин сиңа боерыклар язылган таш такталарны бирермен. Аларны шушы сандыкка сал. 17 Сандыкның капкачын саф алтыннан эшлә. Аның буе ике терсәк ярым, иңе терсәк ярым булсын. 18 Алтынны чүкеп, ике керубим сурәтен капкачның ике очына яса: 19 берсен – бер очына, икенчесен – икенче очына беркетеп куй; алар икесе дә капкач белән тоташ итеп эшләнсен. 20 Керубимнәрнең канатлары, күккә җәелеп, сандык капкачын каплап торсыннар. Алар бер-берсенә кара-каршы торып, йөзләрен сандык капкачына төбәсеннәр. 21 Мин сиңа боерыклар язылган таш такталарны бирермен; аларны сандыкка сал да капкачын яп. 22 Шунда – Боерыклар сандыгының капкачы өстендә, ике керубим арасында – синең белән очрашып, Исраил халкына Үземнең әмерләремне бирә торган булырмын. Изге икмәк куя торган өстәл 23 Сәрви агачыннан буе ике терсәк, иңе бер терсәк һәм биеклеге терсәк ярым булган өстәл яса. 24 Аны саф алтын белән каплап, кырыйларын алтын белән каймалап ал. 25 Өстәлгә бер уч киңлегендәге кыса ясап, кысаның кырыйларын да алтын белән каймалап ал. 26 Соңыннан дүрт алтын боҗра ясап, аларны өстәлнең дүрт почмагындагы дүрт аякка беркет. 27 Боҗраларны кыса янына урнаштыр; бу боҗраларга, өстәлне күчереп йөртү өчен, колгалар кидерелсен. 28 Колгаларны сәрви агачыннан ясап, алтын белән йөгерт. Бу колгалар өстәлне күчереп йөртү өчен кирәк. 29 Өстәлгә куя торган тәлинкәләрне, җамаякларны, шәраб бүләкләре өчен чүлмәкләрне һәм касәләрне саф алтыннан яса. 30 Минем алга – өстәл өстенә – һәрвакыт изге икмәк куй. Шәмдәл 31 Шәмдәлне саф алтыннан чүкеп яса. Аның нигезен, сабагын, касәләрен, бөреләрен һәм таҗ яфракчыгын бербөтен итеп тоташтыр. 32 Шәмдәлдәге алты ботакның өчесе бер якта, өчесе икенче якта булсын. 33 Касә исә бөре һәм таҗ яфракчыгы булган бадәм чәчәгенә охшап, һәр ботакта өч касә булсын – шәмдәл белән тоташкан алты ботак менә шул рәвештә ясалсын. 34 Шәмдәлдә бөре һәм таҗ яфракчыгы булган бадәм чәчәгенә охшаш тагын дүрт касә яса. 35 Шәмдәлдәге алты ботак өч пар булсын, ә һәр ботак пары астында берәр бөре ясалсын. 36 Шәмдәл, бөреләр һәм ботаклар белән бербөтен итеп, тулысынча саф алтыннан чүкелсен. 37 Шуннан соң, шәмдәл алдындагы урынны яктыртып тору өчен, бу шәмдәлгә җиде яктырткыч эшлә. 38 Филтә кыскычы һәм улаклары саф алтыннан булсын. 39 Шәмдәлне һәм аның өчен кирәкле барлык әйберләрне бер талант саф алтыннан яса. 40 Кара аны, аларны тауда күрсәтелгән үрнәк буенча эшлә. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia