Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Чыгыш 22 - Изге Язма


Гаеп өчен түләү турындагы канун

1 Кем дә булса үгез яки сарык урлап суйса яки сатса, урлаган бер үгез өчен – биш үгез, ә бер сарык өчен дүрт сарык түләргә тиеш.

2-4 Урлаган хайван бәясен түләргә тиеш ул. Әгәр аның бернинди мал-мөлкәте юк икән, коллыкка сатылырга тиеш. Әгәр урланган хайванны урлаучыда тере килеш тапсалар, урлаган кеше хайван хуҗасына урланган бер баш хайван өчен – үгезме, ишәкме, сарыкмы ул – икешәр баш итеп түләргә тиеш. Әгәр карак төнлә өйгә керергә маташканда бәреп үтерелә икән, аның үлемендә беркем дә гаепләнми; инде бу хәл көндез булса, аны үтергән кеше гаепле санала.

5 Әгәр кем дә булса үзенең хайваннарын үз кырында яисә йөзем бакчасында йөртсә, һәм әлеге хайваннар, икенче берәүнең җиренә кереп, ашлыгын ашаса, китергән зыян өчен ул үзенең кырында яки йөзем бакчасында өлгергән иң яхшы уңышны бирергә тиеш.

6 Кем дә булса, үз кырындагы чәнечкеле куакларны яндыру өчен, ут якса, һәм бу ут, таралып, башка берәүнең ашлык чүмәләләрен, урылмаган игеннәрен яисә бөтен басуын яндырса, ут яккан кеше янган ашлык хакын түләргә тиеш.

7 Әгәр берәү үзенең якынына акча яисә әйберен сакларга биреп торып, бу акча яки әйбер шул кешенең өеннән урланса, тотылган очракта, урланган малның бәясен карак икеләтә кайтарырга тиеш.

8 Әгәр каракны таба алмыйлар икән, йорт хуҗасы, хөкемче хозурына килеп, якынының әйберләренә кул сузмавы турында белдерергә тиеш.

9 Әгәр ике кеше үгез, ишәк, сарык, кием-салым яисә югалган берәр әйбер турында бәхәсләшсә һәм берсе: „Бу минеке“, ә икенчесе: „Юк, бу минеке“, – дип әйтсә, икесе дә хөкемче хозурына килергә тиешләр. Хөкемче кемнең гаепле булуын ачыклый да, гаепле кеше гаепсезенә әйбер бәясен ике тапкыр арттырып түләргә тиеш була.

10 Кем дә булса берәү якыныннан үзенең ишәген, үгезен, сарыгын яисә нинди дә булса башка хайванын саклап торуны үтенсә, ә шул вакыт эчендә хайван үлсә, имгәнсә яки, беркем күрмәгәндә, аны куып алып китсәләр,

11 саклаучы кеше хайванны урламавы турында Раббы алдында ант итәргә, хайван хуҗасы исә бу антны кабул итәргә тиеш. Шулай булганда, бу хайван өчен хуҗага хак түләнми.

12 Әгәр саклаучы кеше әлеге хайванны үзе урлаган икән, ул аның өчен хуҗага түләргә тиеш.

13 Инде хайванны ерткыч җәнлек ботарлаган икән, дәлил рәвешендә хайванның үләксәсен китерсен – ботарланган хайван өчен хуҗасына ул түләргә тиеш булмый.

14 Әгәр берәү, файдалану өчен, якыныннан хайван алып тора икән, хуҗасы булмаганда, бу хайван имгәнсә яки үлсә, алып торучы бу хайван өчен якынына түләргә тиеш.

15 Әгәр хайван янында хуҗасы да булса, әлеге кеше аңа түләргә тиеш түгел. Әгәр хайваннан файдаланып торган өчен акча түләнгән икән, хуҗага башкача түләнергә тиеш түгел.


Әхлак турындагы канун

16 Әгәр бер ир кеше ярәшелмәгән гыйффәтле кызны алдап, аның белән якынлык кыла икән, ул, кызның атасына мәһәр түләп, кызны хатынлыкка алырга тиеш.

17 Әгәр атасы үзенең кызына бу кешегә кияүгә чыгарга рөхсәт бирми икән, теге ир кеше ул кыз өчен акчаны барыбер түләргә тиеш.

18 Хатын-кыз күрәзәлек итә икән, аны исән калдырмагыз.

19 Кем дә булса хайван белән якынлык кыла икән, ул кеше үлем җәзасына тартылырга тиеш.

20 Башка илаһка корбан китерүче теләсә кем юк ителергә тиеш; бары тик Раббыга гына корбан китерегез.

21 Сез килмешәкләр булып Мисыр җирендә яшәдегез, шуңа күрә читтән килгән кешеләр белән начар мөгамәлә кылмагыз һәм аларны җәберләмәгез.

22 Тол хатынны, ятимне җәберләмәгез.

23 Әгәр аларга җәбер кылсагыз, алар Миңа ялварырлар, һәм Мин аларның фөрьядларын ишетермен.

24 Шул чагында Мин, ачуым чыгып, сезне кылыч белән үтерермен, һәм сезнең хатыннарыгыз – тол, ә балаларыгыз ятим калыр.

25 Әгәр Минем халкымнан кемдер ярлы булып, сез аңа әҗәткә акча биреп торасыз икән, рибачы булмагыз, аңардан риба алмагыз.

26 Әгәр кемнән дә булса рәһен итеп өс киемен аласыз икән, кояш баеганчы, аны хуҗасына кайтарып бирегез,

27 чөнки бу кием – ул кешенең бердәнбер япмасы: шул киеме булмаса, йоклаганда нәрсә ябыныр?! Әгәр ул Миңа ялварса, Мин аны ишетермен, чөнки Мин мәрхәмәтле.

28 Аллаһыны яманламагыз, халкыгызның идарәчесен каргамагыз.

29 Уңышыгызны һәм шәрабыгызны Миңа тәкъдим итәргә соңгармагыз. Үзегезнең беренче ир балаларыгызны Миңа тапшырыгыз.

30 Сыерның беренче булып туган үгез бозавын, сарыкның беренче булып туган иркәк бәрәнен Миңа тапшырыгыз. Алар җиде көн әниләре белән торсыннар, ә сигезенче көндә аларны Миңа бирегез.

31 Сез – Минем изге халкым: кыргый җәнлекләр ботарлаган хайван итен ашамагыз, аны этләргә ташлагыз.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ