Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Чыгыш 20 - Изге Язма


Ун боерык

1 Шулчак Аллаһы түбәндәге сүзләрне әйтте:

2 – Мин – сезне Мисырдан, коллык йортыннан коткарган Раббы Аллагыз.

3 Сездә Миннән башка аллалар булмасын.

4 Үзегезгә һичнинди потлар ясамагыз. Югарыда, күктә, һәм түбәндә, җирдә, яисә җир асты суларында булган нәрсәләргә охшатып, сын-сурәтләр ясамагыз.

5 Аларга табынмагыз, сәҗдә кылмагыз, чөнки Мин, сезнең Раббы Аллагыз, бары тик Үземә генә тугры булып калуны таләп итүче Затмын. Миннән йөз чөергән аталарының гөнаһлары өчен өченче, дүртенче буынгача балаларына җәза бирүчемен.

6 Ә Мине яраткан һәм әмерләремне үтәгәннәрнең меңенче буынына кадәр мәрхәмәт күрсәтүчемен.

7 Раббы Аллагызның исемен кирәкмәскә телгә алмагыз: Аның исемен кирәкмәскә телгә алган кешегә Раббы җәза бирми калмас.

8 Шимбә көнне изге көн буларак билгеләп үтегез.

9 Алты көн дәвамында бөтен эшләрегезне эшләгез,

10 ә җиденче көн – Раббы Аллагызга багышланган ял көне. Ул көнне сезгә эшләргә ярамый – үзегез дә, угыл-кызларыгыз да, ир вә хатын-кыз колларыгыз да, шәһәрләрегездәге килмешәкләр дә, терлегегез дә эшләмәсен.

11 Чөнки Раббы, алты көн буе эшләп, күкне, җирне, диңгезне һәм анда булган барлык нәрсәләрне булдырды, ә җиденче көнне ял итте. Шуңа күрә шимбә көнне Раббы мөбарәк кылды. Аны изге бер көн итәрәк аерды.

12 Ата-анаңны хөрмәт ит. Шулай эшләсәң, Раббы Аллаң сиңа бирәсе җирдә гомерең озын булыр.

13 Кеше үтермә.

14 Зина кылма.

15 Урлашма.

16 Якыныңа каршы ялган шаһитлык итмә.

17 Башка берәүнең өенә, хатынына, ир яки хатын-кыз колына, үгезенә яки ишәгенә – гомумән, кеше малына нәфесеңне сузма.


Исраилиләрнең Аллаһыдан куркуы

18 Күк күкрәвен һәм мөгез быргы тавышын ишетеп, яшен яшьнәвен һәм төтенле тауны күреп, кешеләр, куркудан калтырана-калтырана, артка чигенделәр.

19 Халык Мусага: – Безгә син сөйлә, ә без сине тыңларбыз; Аллаһы сөйләшмәсен безнең белән, югыйсә үләрбез, – диде.

20 Халыкка җавап итеп, Муса болай диде: – Курыкмагыз! Аллаһы сезне сынарга дип, һәм сез, Аны хөрмәт итеп, гөнаһ кылмасын дип килде.

21 Халык таудан ерактарак торды, Муса исә эчендә Аллаһы булган кара болытка таба юнәлде.


Мәзбәх турындагы канун

22 Шулвакыт Раббы Мусага әйтте: – Исраилиләргә сүземне җиткер: «Күктән торып, сезнең белән ничек сөйләшкәнемне күрдегез;

23 шулай булгач, Минем янга көмештән яки алтыннан потлар ясап куймагыз.

24 Сез Миңа туфрактан мәзбәх ясагыз, үзегезнең вак һәм эре терлегегезне тулаем яндыру вә татулык корбаны итеп шунда яндырыгыз. Исемемне хөрмәт итү өчен билгеләнгән һәр урынга килеп, Мин сезгә Үземнең фатихамны бирермен.

25 Минем өчен мәзбәхне таштан ясаган очракта, шомартылган таш кулланмагыз; ташны кискеч белән эшкәртсәгез, мәзбәхне нәҗесләү булыр.

26 Мәзбәхкә баскычтан менәрлек булмасын, югыйсә кием астында шәрә урыныгыз күренер».

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ