Чыгыш 17 - Изге ЯзмаКыядан су бәреп чыгу 1 Раббы кушканча, Исраил халкы, бер урыннан икенче урынга күчә-күчә, Син чүле буйлап алга атлады. Чатырлар корып, алар Рефидимдә тукталдылар, әмма анда эчәргә су булмады. 2 Халык янә, Мусаны гаепләп: – Безгә эчәргә су бир, – дип таләп итте. – Сез әле нишләп мине гаеплисез? – диде Муса. – Ни өчен сез Раббыны сыныйсыз? 3 Әмма сусаудан газапланган кешеләр Мусаны битәрләделәр: – Нигә син безне Мисырдан алып чыктың? Балаларыбыз һәм терлекләребез белән бергә сусызлыктан үтереп бетерер өченме?! 4 Муса Раббыга ялварып әйтте: – Бу халык белән миңа нишләргә хәзер? Озакламый алар миңа таш атар! 5 Раббы Мусага әйтте: – Үзең белән берничә Исраил өлкәнен ияртеп һәм Нил елгасына суккан таягыңны тотып, халык алдына чык та юлыңны дәвам ит. 6 Мин исә Хоребтагы кыя башында синең каршыда басып торырмын. Таягың белән кыяга сугуың булыр, шундук аннан су бәреп чыгар, һәм кешеләр сусыннары канганчы эчәрләр. Муса Исраил өлкәннәре күз алдында нәкъ шулай эшләде дә. 7 Бу урын Массаһ һәм Мериба дип аталды, чөнки Исраил халкы Мусаны гаепләде һәм, Раббыны сынап, әйтте: «Раббы безнең беләнме, әллә түгелме?» Исраилиләрнең амалыкыйлар белән сугышы 8 Амалыкыйлар, Рефидимгә килеп, Исраил халкына һөҗүм иттеләр. 9 Һәм Муса Ешуага әйтте: – Амалыкыйларга каршы орышка чыгар өчен, кешеләр сайлап ал, ә мин иртәгә, Аллаһының таягын тотып, тау башында басып торырмын. 10 Ешуа Муса кушканча эшләде – амалыкыйлар белән сугышырга китте, ә Муса Һарун һәм Хүр белән тау башына менде. 11 Муса кулларын күтәргәндә, яуда Исраил халкы өстенлек ала, ә кулларын төшергәндә, амалыкыйлар җиңә иде. 12 Мусаның куллары арыгач, Һарун белән Хүр, таш алып, аның янына куйдылар. Шуннан Муса ташка утырды да Һарун бер яктан, ә Хүр икенче яктан Мусаның кулларын тотып торды: аның куллары кояш батканчы күтәрелгән хәлдә булды. 13 Шул рәвешле, бу сугышта Ешуа җиңде – амалыкыйларның барысын да кылычтан уздырды. 14 Шуннан соң Раббы Мусага әйтте: – Кешеләр хәтерендә саклансын өчен, бу сугыш турында язып калдыр, һәм «Амалыкыйларның исемен Мин дөнья йөзеннән юк итәрмен» дигән сүзләремне Ешуага җиткер. 15 Шуннан Муса, мәзбәх кордырып, аны «Раббы – минем байрагым» дип атады 16 һәм әйтте: – Куллар Раббы тәхетенә таба сузылган иде. Раббы амалыкыйларның киләчәк буыннары белән һаман сугышып торачак. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia