Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

Чыгыш 14 - Изге Язма


Исраилиләрнең Камышлы диңгезне кичүләре

1 Шуннан соң Раббы Мусага болай диде:

2 – Исраилиләргә әйт, алар Пи-Һахирутка кире кайтсыннар һәм Мигдол белән диңгез арасындагы Багал-Сефон каршында, диңгез буенда чатырлар корсыннар.

3 Фиргавен: «Исраилиләр чүлдә адашып йөриләр, барыр җирләре юк», – дип уйласын.

4 Мин фиргавенне янә үҗәтләндерермен, һәм ул аларны куа чыгар, ә Мин аны һәм аның гаскәрен җиңәрмен дә, Миңа дан килер. Шул чагында мисырлылар Минем Раббы булуымны танырлар. Исраил халкы шулай эшләде дә.

5 Мисыр патшасына, ягъни фиргавенгә «Исраил халкы качты» дигән хәбәр ирешкәч, аның һәм хезмәтчеләренең исраилиләр турындагы фикерләре кинәт үзгәрде: – Нәрсә эшләдек без?! Ник исраилиләргә китәргә рөхсәт бирдек?! Безнең хәзер эшләргә хезмәтчеләребез калмады бит, – диеште алар.

6-7 Шунда фиргавен үзенең сугыш арбасын әзерләргә боерды. Ул үзе белән гаскәрен – иң яхшылардан саналган алты йөз сугыш арбасын, шуннан тыш, Мисырдагы барча арбаларны алды. Һәркайсында арба башлыгы барды.

8 Раббы шулчак Мисыр патшасының, ягъни фиргавеннең кирелеген кузгатты, һәм ул батыраеп китеп барган исраилиләрне куа чыкты.

9 Мисырлылар – фиргавеннең барлык атлары, арбалары, җайдаклары һәм сугышчылары – исраилиләрне Пи-Һахирут янында, Багал-Сефон каршындагы диңгез ярында куып җиттеләр. Тегеләрнең нәкъ чатырлар корып яткан чаклары иде.

10 Фиргавен якынлаша төшкәч, Исраил халкы үзен куа чыккан мисырлыларны күреп алды. Исраилиләр бик нык курыктылар һәм, ярдәм сорап, Раббыга ялвардылар.

11 – Мисырда зиратлар юк идеме әллә?! Син безне чүлгә үләргә дип алып килдеңмени?! – диде исраилиләр Мусага. – Нәрсә дип син безне Мисырдан алып чыктың?!

12 Мисырда чакта без сиңа: «Безне калдыр! Мисырлыларга хезмәт итик», – дип әйтмәдекме?! Чүлдә үлүгә караганда, мисырлыларга кол булып хезмәт итү яхшырак булыр иде.

13 Ә Муса болай дип җавап бирде: – Курыкмагыз! Нык торыгыз һәм Раббының бүген ничек итеп сезне коткаруын күрерсез. Каршыгыздагы мисырлыларны сез башкача күрмәссез!

14 Сезнең өчен Раббы Үзе көрәшәчәк. Тынычланыгыз!

15 Шулчак Раббы Мусага әйтте: – Син әле нишләп Мине ярдәмгә чакырасың? Исраил халкына әйт – алга барсыннар.

16 Син исә юл таягыңны күтәр һәм кулыңны диңгез өстенә суз, шулчак сулар икегә аерылыр да, халык, коры җирдән баргандай, диңгезне кичәр.

17 Мин мисырлыларны киреләндерермен, шуңа күрә алар сезнең арттан куа барырлар, ә Мин фиргавенне, аның барлык гаскәрен арбалары һәм җайдаклары белән бергә җиңәрмен дә, Миңа дан килер.

18 Фиргавенне, аның арбаларын һәм җайдакларын җиңеп, дан яулагач, мисырлылар Минем Раббы булуымны танырлар.

19 Шуннан Аллаһының фәрештәсе Исраил гаскәренең артына барып басты (ә моңарчы ул, халыкны ияртеп, һәрвакыт алдан барган иде); болыт баганасы, шул рәвешле, артка күчеп,

20 Мисыр гаскәре белән Исраил гаскәре арасында тора башлады. Болыт төн буена исраилиләргә яктылык бирде, ә мисырлылар ягында караңгылык хөкем сөрде. Шуңа күрә алар төн буе бер-берсенә якыная алмадылар.

21 Мусаның диңгез өстенә кул сузуы булды, Раббы, төн буе көнчыгыштан көчле җил истереп, диңгезне чигендерде – шул урында коры җир барлыкка килде. Су ике якка аерылды,

22 һәм исраилиләр, коры җир буйлап баргандай, диңгезне кичтеләр – аларның уң ягында да, сул ягында да дивар сыман булып су торды.

23 Мисырлылар алар артыннан ташланды – фиргавеннең барлык атлары, арбалары һәм җайдаклары сусыз калган диңгез төбеннән бара башлады.

24 Таң алдыннан Раббы, ут һәм болыт баганасы эченнән Мисыр гаскәренә карашын ташлап, алар арасында буталыш тудырды –

25 арба тәгәрмәчләре күчәрләреннән чыкты, һәм мисырлылар аларны көч-хәл белән өстерәп китте. – Качыйк без моннан! – диеште мисырлылар. – Аларны яклап, Мисырга каршы Раббы Үзе көрәшә!

26 Шунда Раббы Мусага: – Кулыңны диңгез өстенә суз! – диде. – Мисырлылар, аларның арбалары һәм җайдаклары өстенә киредән су ургылсын!

27 Муса диңгез өстенә кулын сузды, һәм, таң атып килгәндә, диңгез әүвәлге хәленә кайтты. Мисырлылар судан качып йөгерергә тотындылар, әмма Раббы, селкеп төшергән сыман, аларны дулкын эченә ыргытты.

28 Су, кабат үз урынына кайтып, Исраил халкы артыннан куып килгән фиргавеннең барлык гаскәрен, арбаларын һәм җайдакларын күмеп китте. Аларның берсе дә исән калмады!

29 Исраил халкы исә диңгезне коры җир буйлап кичте, ә су аларның уң ягында да, сул ягында да дивар сыман булып торды.

30 Шул көнне Раббы Исраилне мисырлылардан йолып алды, һәм исраилиләр диңгез ярында мисырлыларның үле гәүдәләрен күрделәр.

31 Исраилиләр, Раббының мисырлыларга каршы күрсәткән кодрәтенә шаһит булгач, Раббыдан куркып, Аны хөрмәт иттеләр, һәм Аңа да, Аның колы Мусага да ышандылар.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ