Амос 1 - Изге Язма1 Тыкуа терлекчеләренең берсе булган Амос сүзләре. Җир тетрәвенә ике ел кала, Яһүдәдә – Уззия, Исраилдә Йогаш углы Яробам патшалык иткән көннәрдә, Амоска Исраил хакында вәхи иңде. 2 Амос болай дип сөйләде: «Раббы Сионнан торып күкрәр, гөрелтесен Иерусалимнән яңгыратыр – шиңәр шулчак көтүлек җирләре, корып кибәр Кәрмил тау башлары». Раббының Исраил күршеләрен хөкемгә тартуы 3 Раббы болай ди: «Җинаять өстенә җинаять эшләгән, Гилыгадны тимер чабагачлар белән суктырган Дәмәшкъне җәзасыз калдырмам: 4 Хазаилнең сараен утка чорнармын, Бен-Һададның кальгаларын ялкын ялмап алыр. 5 Дәмәшкънең капка бикләрен ватармын, Авен үзәнендә яшәүчеләрне һәм Бәйт-Эдендагы хөкемдарлык таягының иясен юк итәрмен; арамиләр Кыйрга сөрелер», – ди Раббы. 6 Раббы болай ди: «Җинаять өстенә җинаять эшләгән, халкымны авылы-авылы белән Эдомга әсирлеккә сатып җибәргән Газаны җәзасыз калдырмам: 7 Газа диварларын утка чорнармын, аның кальгаларын ялкын ялмап алыр. 8 Ашдодта яшәүчеләрне һәм Ашкылундагы хөкемдарлык таягының иясен юк итәрмен; кулымны Экронга каршы сузармын, һәм пелештиләр соңгы кешесенә кадәр һәлак булыр!» – ди Хуҗа-Раббы. 9 Раббы болай ди: «Җинаять өстенә җинаять эшләгән, кардәшлек килешүен онытып, халкымны авылы-авылы белән Эдомга сатып җибәргән Сурны җәзасыз калдырмам: 10 Сур диварларын утка чорнармын, аның кальгаларын ялкын ялмап алыр». 11 Раббы болай ди: «Җинаять өстенә җинаять эшләгән, рәхим-шәфкать белмичә, кылычын күтәреп, кардәшен эзәрлекләгән, ачуы һаман дөрләп, ярсуы һаман янып торган Эдомны җәзасыз калдырмам: 12 Теманны утка чорнармын, Босра кальгаларын ялкын ялмап алыр». 13 Раббы болай ди: «Җинаять өстенә җинаять эшләгән, үз илләренең чикләрен киңәйткән чакта, Гилыгадта йөкле хатыннарның карыннарын ярган аммониләрне җәзасыз калдырмам: 14 Рабаһның диварларына ут салырмын, ялкын ялмап алыр аның кальгаларын – ул көн сугыш гөрелтесе астында, давыллы көндә купкан өермә эчендә узар. 15 Патшалары сөрген китәр, аның түрә-идарәчеләре дә китәр», – ди Раббы. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia