Ачылыш 16 - Изге ЯзмаАллаһының ярсуы тулы җиде касә 1 Шуннан соң мин Аллаһы йортыннан җиде фәрештәгә «Барыгыз һәм җиргә Аллаһының җиде ярсу касәсен түгегез» дип сөйләүче көчле тавыш ишеттем. 2 Беренче фәрештә китте һәм үзенең касәсен җир өстенә түкте. Җанвар тамгасы салдырылган һәм аның сынына табынган кешеләрдә чирканыч, яман җәрәхәтләр хасил булды. 3 Икенче фәрештә үзенең касәсен диңгезгә түкте. Аның суы үләт канына охшап калды, һәм диңгездәге барлык җан ияләре үлде. 4 Өченче фәрештә үзенең касәсен елгаларга, су чишмәләренә түкте, һәм аларның суы канга әверелде. 5 Мин сулар фәрештәсенең әйтүен ишеттем: «Хәзер Бар, Булган һәм Изге! Син шулай хөкем итеп, гадел эшләдең. 6 Бу кешеләр изгеләрнең, пәйгамбәрләрнең канын койдылар, һәм Син аларга кан эчәргә бирдең. Алар моңа лаеклылар!» 7 Мин мәзбәх ягыннан килгән тавыш ишеттем: «Әйе, Чиксез кодрәт Иясе Раббы Аллаһы! Синең хөкемнәрең хакыйкый һәм гадел!» 8 Дүртенче фәрештә үзенең касәсен кояш өстенә түкте һәм кояшка кешеләрне ут белән көйдерү кодрәте бирелде. 9 Кешеләрне көчле эсселек көйдерде. Бу бәла-казалар белән идарә итү хакимлегенә ия Аллаһының исемен кешеләр хурладылар, әмма тәүбә итмәделәр һәм Аны данламадылар. 10 Бишенче фәрештә үзенең касәсен җанвар тәхете өстенә түкте һәм аның патшалыгы караңгылыкка чумды. Кешеләр авыртудан телләрен тешләделәр, 11 сызлануларыннан һәм җәрәхәтләреннән күк Алласын хурладылар, әмма кылган эшләреннән тәүбә итмәделәр. 12 Алтынчы фәрештә үзенең касәсен бөек Фырат елгасына түкте. Көнчыгыштан килүче патшаларга юл әзер булсын өчен, аның суы кипте. 13 Мин аждаһаның, җанварның һәм ялган пәйгамбәрнең авызларыннан бака сыман өч явыз рухның чыкканын күрдем. 14 Бу явыз рухлар галәмәтләр күрсәтә алалар иде. Алар Чиксез кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендә бөтен җир патшаларын сугышка җыяр өчен китәләр. 15 «Менә Мин карактай көтмәгәндә киләм: ялангач йөрмәс өчен һәм хурлыгын кешеләр күрмәсен дип уяу торучы, киемнәрен саклаучы кеше бәхетле!» 16 Явыз рухлар патшаларны яһүд телендә «Һармагедун» дип аталган урынга җыйдылар. 17 Җиденче фәрештә үзенең касәсен һавага түкте, һәм Аллаһы йортыннан, тәхеттән: «Тәмамланды!» – дигән көчле тавыш яңгырады. 18 Яшен яшьнәде, дөмбердәгән тавышлар, күк күкрәүләр булды. Көчле итеп җир тетри башлады: җирдә кеше яши башлаганнан бирле мондый көчле, нык тетрәү булганы юк иде! 19 Бөек шәһәр өч өлешкә бүленеп китте һәм халыкларның шәһәрләре җимерелде. Аллаһы бөек Бабилне искә төшереп, аңа Үзенең ярсулы ачу касәсеннән шәраб эчәргә бирде. 20 Һәр утрау юкка чыкты, таулар күздән югалды. 21 Күктән кешеләр өстенә зур-зур боз кантарлары ява башлады. Бу бәла-каза ифрат та авыр булганга, кешеләр Аллаһыны хурладылар. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia