Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -

II Тессалуникәлеләргә хат 3 - Изге Язма


Дога кылу турында үтенү

1 Әйтелгәннәргә өстәп, шуны сорыйбыз, имандашлар: башка җирләрдә дә Раббының сүзе үзегездә кебек тиз таралсын һәм ихтирам ителсен дип, безнең өчен дога кылыгыз.

2 Шулай ук бозык һәм явыз кешеләрдән арынсак иде, дип дога кылыгыз, бар кешеләр дә иман итмиләр бит.

3 Ә Хаким Гайсә Ул ышанычлы. Ул сезне ныгытыр һәм явыздан саклар.

4 Без кушканнарны хәзер дә, киләчәктә дә башкаруыгызга Хакимгә таянып ышанабыз.

5 Хаким йөрәкләрегезне Аллаһының мәхәббәтенә һәм Мәсих бирә торган түземлелеккә юнәлтсен.


Ялкаулык турында кисәтү

6 Имандашлар! Хакимебез Гайсә Мәсих исеменнән сезгә әмер бирәбез: бездән кабул итеп алган өйрәтүләр буенча яшәмичә, ялкаулыкта гомер кичерә торган имандашлар белән аралашмагыз.

7 Безнең үрнәк буенча ничек яшәргә тиеш икәнегезне үзегез беләсез. Без арагызда яшәгәндә ялкауланмадык.

8 Беркемнең дә икмәген бушлай ашамадык, берегезгә дә йөк булмас өчен, көне-төне тырышып эшләдек.

9 Сорарга хакыбыз булмаган өчен түгел, ә ияреп эшләвегезне теләп, шулай үрнәк күрсәттек.

10 Яныгызда булганда, сезгә: «Кем эшләргә теләми, шул ашамый» дигән сүзләрне кагыйдә итеп әйткән идек.

11 Кайберләрегезнең ялкаулыкка салышулары, бернәрсә эшләмичә башка кешеләрнең эшләренә тыкшынулары турында ишеттек бит.

12 Андый кешеләргә Хакимебез Гайсә Мәсихнең исеме белән әмер бирәбез һәм өндибез: ризыкларын, үзләре хезмәт куеп, тыныч кына эшләп тапсыннар.

13 Ә сез, имандашлар, яхшылык эшләүдән арымагыз.

14 Әгәр дә берәрсе бу хатта язылган сүзләрне тыңламаса, ул кешегә игътибарыгызны юнәлтегез һәм, аңа оят булсын өчен, аның белән аралашмагыз.

15 Ләкин ул кешене дошман дип исәпләмәгез, ә имандашыбыз сыйфатында үгетләгез.

16 Тынычлык чыганагы Хаким Гайсә Үзе сезгә һәрвакыт һәм һәр эштә иминлек бирсен. Хаким барыгыз белән дә булсын.

17 Мин, Паул, сәламләүләремне үз кулым белән язам. Бу – һәр язган хатымның үзенә хас билгесе.

18 Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте барыгыз белән дә булсын!

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:



ကြော်ငြာတွေ