5 Моны күреп, Ашкылун-каланың коты очар, Газа шәһәре дә газаплардан әрнер, алар белән бергә Экрон каласы да өметен өзәр. Газа – патшасыз, Ашкылун исә кешесез калыр.
Әхәз патша үлгән елны шундый пәйгамбәрлек сүзе булды:
Мисыр фиргавене Газа шәһәренә һөҗүм итәр алдыннан, Иремия пәйгамбәргә пелештиләр турында Раббыдан хәбәр килеп иреште.
Әй Сур вә Сидун каласы, әй Пелешет җирендәге барлык өлкәләр, ни кылмакчы буласыз сез Миңа? Үч кайтармакчымы, Миннән үч алмакчымы сез? Кылган гамәлләрегезне Мин кичекмәстән үз башыгызга кайтарырмын!
Раббы болай ди: «Җинаять өстенә җинаять эшләгән, халкымны авылы-авылы белән Эдомга әсирлеккә сатып җибәргән Газаны җәзасыз калдырмам:
Ашдодта яшәүчеләрне һәм Ашкылундагы хөкемдарлык таягының иясен юк итәрмен; кулымны Экронга каршы сузармын, һәм пелештиләр соңгы кешесенә кадәр һәлак булыр!» – ди Хуҗа-Раббы.
Менә, Хуҗа-Хаким аның мөлкәтен тартып алыр, байлыгын диңгезгә ыргытыр, ә ул үзе утта янар.
Ашдодта катнаш никахтан туган балалар яшәр. Пелештиләрнең тәкәбберлеген сындырырмын Мин,
Раббының бер фәрештәсе Филипкә: – Тор да көньякка таба, Иерусалимнән Газага илтә торган юлга бар, – диде. Ул юл чүл аша уза иде.
Ә өмет алдамый, чөнки Аллаһы Үзенең мәхәббәтен безгә бирелгән Изге Рух аша йөрәкләребезгә мул итеп яудырган.
Мин бернәрсәдә дә оятка калмам, хәзер дә һәрвакыттагыча батыр булырмын, яшәсәм дә, үлсәм дә, Мәсихне данлармын дип ашкынам һәм өметләнәм.