4 Күкләр Хуҗасы Раббы болай дип әйтә: – Картлар, карчыклар, кулларына таякларын тотып, яңадан Иерусалим урамнарына чыгып утыра башлаячак.
Әюб якты дөньядан тормышта барысын татып-кичереп, олы яшькә җитеп китеп барды.
Үз вакытында җыеп бәйләнгән иген көлтәсе кебек, олы яшькә җиткәч дөнья куярсың.
шуннан соң терелеп, таяк ярдәмендә йөрсә, суккан кеше җәзага тартылырга тиеш түгел: имгәнгән кешегә ул авырып яткан вакыты өчен һәм дәвалану чыгымнары өчен түләсен.
Кызлар биеп күңел ачар, алар белән бергә егетләр вә картлар шатланышыр; Мин аларның кайгысын куанычка алыштырырмын, кичергән кайгы-хәсрәттән соң, юатып, аларга сөенеч бүләк итәрмен.
Халык Яһүдәдә вә аның барлык шәһәрләрендә бергә яшәячәк, игенчеләр дә, малларын баккан көтүчеләр дә шунда көн күрәчәк.
болай диде: «Бар, йөгер, теге егеткә Раббы сүзен җиткер: „Халкының вә мал-туарының күплеге аркасында Иерусалим диварсыз булачак. Иерусалим тирәли Мин Үзем утлы дивар кебек торырмын һәм шөһрәтемнең балкышы шәһәрнең үзендә булыр“».
Юк! Сез Сион тавына, күктәге Иерусалимгә – тере Аллаһы шәһәренә килдегез! Шатлыклы тантанага җыелган меңләгән фәрештәләр янына килдегез.
Көне җиткәч, Мин синең һәм атаң ыругының тамырын корытырмын, синең нәселеңдә берәү дә өлкән яшькә җитмәс;
Исраилгә күрсәтелгән игелекләрне син үз күзләрең белән күреп торырсың, әмма синең гаилә-нәселеңдә берәү дә картайганчы яшәмәс.