Зәкәрия 8:3 - Изге Язма3 Раббы болай ди: – Мин, яңадан Сионга кайтып, Иерусалимдә яшәячәкмен; Иерусалим – тугрылык шәһәре, һәм Күкләр Хуҗасы Раббының тавы Изге тау дип аталачак. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Шуннан соң алар, исраилиләр чиста савытта Раббы каршына икмәк бүләге алып килгән кебек, шул халыклар арасында булган бөтен кардәш-туганнарыгызны Раббыга бүләк итеп китерерләр – аларны атларга вә арбаларга, ябулы арбаларга, качырларга вә дөяләргә утыртып Минем изге тавыма, Иерусалимгә алып килерләр, – ди Раббы. –
Иерусалимнән төньякта урнашкан Гебадан алып Иерусалимнән көньяктагы Риммунга кадәр җәелгән бөтен җирләр Үрдүн тигезлеге кебек иңкү булыр. Иерусалим исә Беньямин капкасыннан алып почмак капкага (беренче капкага) һәм Хананел манарасыннан алып патшаның йөзем изгеченә кадәр, манара сыман күкләргә ашып, үз урынында торыр.