Зәкәрия 7:7 - Изге Язма7 Кешеләр әле тыныч кына Иерусалимдә, аның тирә-ягындагы шәһәрләрдә, Нәгебтә вә тау итәге Шефелада яшәгән заманнарда Раббы Үзенең пәйгамбәрләре аша шушы ук сүзләрне әйтми идемени?!» – дип сора. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Беньямин җирендә, Иерусалимнең тирә-ягында, Яһүдә вә тау шәһәрләрендә, тау итәге Шефеладагы вә Нәгебтәге шәһәрләрдә – барлык шушы урыннарда, көмеш түләп, басу-кырлар сатып алырлар, шаһитлар чакырып, сату-алу кәгазенә теркәрләр һәм мөһерләп куярлар, чөнки халкыма Мин элеккеге мул-имин тормышын кайтарырмын. Бу – Раббы сүзе.