6 «Ни-нәрсә ул?» – дип сорадым мин. «Үлчәү кәрзине, – дип җавап бирде ул, аннары, – җирдәге бар халыкның гөнаһы белән тулы ул», – дип өстәде.
Үлчәүләрегез, герләрегез һәм башка үлчәү әсбапларыгыз дөрес булырга тиеш. Мин – сезне Мисырдан алып чыккан Раббы Аллагыз.
Әй сезләр, фәкыйрьләрне рәнҗетүчеләр, илдәге мазлумнарны һәлак итүчеләр, колак салып тыңлагыз!
Сез бит болай дип әйтәсез: «Яңа ай бәйрәме үтеп китсә – ашлык сата башлар идек, шимбә көн узса – амбарларны ачар идек, герләрне җиңеләйтер, әйбер хакын арттырыр, ялган үлчәүләр кулланыр идек.
Шулай итеп, бер көмеш тәңкәгә – юксыл-мескенне, бер пар аяк киеме бәрабәренә фәкыйрьне сатып алыр идек. Хәтта ашлыкның чүбен дә сатар идек», – дисез.
Яманнарның өйләрендәге хәрәм байлыкны, каһәр төшкән бозык үлчәүләрне күрәлмыйм Мин!
Ул көнне бусага аша атлап чыгучыларны, көчләү, алдау юлы белән җыйган малны хуҗа йортына китерүчеләрне җәзалармын.
Шулвакыт үлчәү кәрзине өстендәге кургаш капкач күтәрелде, һәм аның эчендә утыручы бер хатын күренде!