2 Фәрештә миннән: «Ни күрәсең?» – дип сорады. «Очып баручы төргәк күрәм, аның озынлыгы – егерме, ә киңлеге – ун терсәк», – дидем.
– Төргәкле китап ал да Йошия патшалык иткән дәвердән башлап бүгенге көнгә кадәр Исраил, Яһүдә һәм барлык халыклар турында әйтә килгән сүзләремнең һәммәсен язып куй.
Раббы миннән: – Нәрсә күрәсең, Амос? – дип сорады. Мин: – Кургаш асма! – дип җавап бирдем. Шуннан Хуҗа-Хаким әйтте: «Инде менә халкым Исраилне асма ярдәмендә тикшерәмен; моннан ары Мин аны кызганмаячакмын!
Раббының бөек көне инде якын, бик якын! Ул көн ашыгып килә. Раббы көнендә коточкыч тавыш кубачак, хәтта куркусыз сугышчылар да кычкырып елаячак!
«Нәрсә күрәсең син?» – дип сорады. Мин, җавап биреп: «Өске өлешендә май салу өчен касәсе булган алтын шәмдәл күрәм. Шәмдәлдә җиде лампа, һәр лампага филтәле җиде көпшә килеп тоташа.
Бу ялган өйрәтүчеләр, комсызланып, үзләре уйлап чыгарган риваятьләре ярдәмендә сездән файдаланырлар. Аларны күптәннән хөкем сагалый, аларның һәлакәте котылгысыз.
Гөнаһлары өелеп, күккә җитте, һәм Аллаһы җинаятьле эшләрен искә алды.