Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Зәкәрия 4:9 - Изге Язма

9-10 «Зеруббабелның куллары шушы Раббы йортының нигезен салды, шул ук куллар әлеге йортны төзеп тә бетерер. (Шул чагында сезнең янга мине Күкләр Хуҗасы Раббы җибәргәнне белерсез.) Бу көнне башланган эшне кем әһәмиятсез дип исәпләр?! Зеруббабел кулындагы тигезләгечне күреп, кешеләр шатланачак. Раббының җиде күзе җирдәге бар нәрсәне күреп торадыр».

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Зәкәрия 4:9
18 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Шешбасар, килеп, Иерусалимдәге Аллаһы йортының нигезен салды, шуннан бирле бу йорт төзелә бирә, әмма әлегә төзелеш бетмәде».


Килегез яныма, тыңлагыз Мине: Мин баштан ук яшереп сөйләмәдем; бу вакыйгалар башланганда, Мин шунда идем инде». «Хәзер Хуҗа-Раббы мине вә Үзенең Рухын җибәрә!»


Бүгеннән – Раббы йортының нигезе салынган, ягъни тугызынчы айның егерме дүртенче көненнән күңелегезне киләчәккә юнәлтегез:


Шуңа күрә Раббы болай ди: „Мин Иерусалимгә рәхим-шәфкать белән кайтам; анда Минем йортым салыначак, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы, – Иерусалим буйлап җир үлчи торган бау сузылачак“.


Ул көнне Раббыга бик күп халык килеп кушылачак, һәм алар Аның халкына әйләнәчәк. Раббы сезнең арада яшәп калачак, һәм сезнең янга мине Күкләр Хуҗасы Раббы җибәргәнне белерсез.


Раббы алдында һәртөрле җан иясе дәшми торсын! Чөнки Ул Үзенең изге урыныннан кузгала.


Миңа тагын Раббы сүзе килеп иреште:


Ерактан килгән кешеләр дә Раббы йортын төзүдә катнашыр. Раббы йортын төзегән вакытта, сезнең янга мине Күкләр Хуҗасы Раббы җибәргәнне белерсез. Раббы Аллагыз әйткәннәрне тырышып башкарсагыз, болар һәммәсе дә гамәлгә ашыр.


– Шуңа күрә Мин сиңа әйтәм: син – Петер, һәм бу кыяда Мин Үземә иман итүчеләр бердәмлеген төзеячәкмен. Аны үлеләр дөньясы җиңә алмас.


бөтенесе бер булсын иде. Атам, Син Миндә һәм Мин Синдә булгандай, Синең Мине җибәргәнеңә дөнья ышансын өчен, алар да Бездә булсыннар.


Аллаһы Үз Углын дөньяны хөкем итү өчен түгел, бәлки дөнья Аның аша коткарылсын өчен дөньяга җибәрде.


Гайсәдән – иманны Барлыкка китерүче вә Камилләштерүчедән – күзебезне һәрдаим алмый торыйк. Үзен киләчәктә көткән шатлык хакына хачка кадаклану хурлыгына игътибар итмичә, Ул хачта үлүне кичерде, хәзер менә Аллаһы тәхетенең уң ягында утыра.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ