Зәкәрия 4:6 - Изге Язма6 Шуннан ул миңа әйтте: «Күкләр Хуҗасы Раббының Зеруббабелга әйткән сүзе мондыйдыр: „Гаскәр белән дә, көч белән дә түгел, бәлки Минем Рухка таянып уңышка ирешерсең. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Аса шунда үзенең Раббы Алласына ялварып: – И-и Раббым! Көчлегә каршы торыр өчен көчсезгә ярдәм кулы сузучы Синең сыман зат юктыр. И-и Раббы Аллабыз, безгә ярдәм ит, чөнки бөтен өметебез Синдәдер, һәм шушы күп санлы чирүгә каршы без Синең исемең хакына чыктык. И-и Раббым! Син – безнең Аллабыздыр, адәм кулыннан җиңелмәсәң иде Син! – диде.
Игътибарымны баглап, кояш астында мин тагы шуны күрдем: ярышта җиңү йөгерек аяклыларга булмый, көрәштә иң көчле егет батыр калмый, зирәкләр һәрвакыт мул иген уңышы алуга ирешми, байлык та һәрвакыт аңлы кешеләргә эләкми, сәләтлеләр исә күп вакыт югары күтәрелә алмый кала; мәгәр боларның һәммәсен тәкъдир һәм вакыт хәл итә.