12 Аннары янәдән: «Алтын төсендәге май агып чыга торган көпшәләр янында урнашкан ике зәйтүн ботагы нәрсәне белдерә?» – дидем.
Дәрәвеш патша хакимлегенең икенче елында, алтынчы айның беренче көнендә Яһүдә илендәге өлкә башлыгы Шеһалтиел углы Зеруббабелга вә баш рухани Яһосадак углы Ешуага Хәггәй пәйгамбәр аша Раббы сүзе килеп иреште. Хәггәй болай диде:
Шуннан мин фәрештәгә: «Шәмдәлнең уң вә сул ягындагы зәйтүн ботаклары нәрсәне белдерә?» – дип сорау бирдем.
«Син моның нәрсә аңлатуын белмисеңме?!» – диде ул. «Юк, белмим, хуҗа-әфәндем», – дип җавап кайтардым.
– Сез Минем касәмнән эчәрсез, ә менә уң яки сул ягымда утырырга рөхсәт бирү-бирмәү Минем ихтыярымда түгел. Атам ул урыннарны кемнәргә тәгаенләсә, шуларныкы булыр.
Бу шаһитлар – бөтен җир Хуҗасы алдында торучы ике зәйтүн агачы һәм ике шәмдәл.