5 Мин: «Чиста баш киеме бирегез аңа», – дидем. Аңа чиста баш киеме һәм яңа өс киеме кидерделәр. Раббы фәрештәсе исә янәшәдә басып торды.
Тәкъвалыкны кием итеп кия идем, гаделлек минем өчен өстемдәге япанчам, баш киемем иде.
Башына чалма кидереп, чалмага изгелек билгесен беркет.
Хуш исләр урынына – сасы исләр, билбау урынына – сүс бау, бөдрә чәч урынына – пеләш баш, матур күлмәк урынына – сәләмә кием, гүзәллек урынына хурлык булачак.
Раббыда мин зур сөенеч табам, Алламда җаным шатлыклар кичерә, чөнки Ул мине котылу киемнәренә киендерде, җиңү япанчасына төрде. Мин – башына такыя кигән кияүгә, зиннәтләре белән бизәнгән кәләшкә охшап торамын.
Изге урында гыйбадәт кылган чакта, кигән киемнәрен салмыйча руханилар тышкы ишегалдына чыгарга тиеш түгелләр, чөнки ул киемнәр изге; халык янына чыкканчы, алар өсләренә икенче кием кияргә тиеш.
Раббы фәрештәсе, Ешуага үгет-нәсыйхәт биреп, болай диде:
егерме дүрт өлкән, тәхеттә Утыручы каршында йөзтүбән капланып, мәңге-мәңге Яшәүчегә сәҗдә кылалар һәм таҗларын тәхет алдына салып куялар да болай диләр:
Бу тәхет әйләнәсендә егерме дүрт тәхет тора, ул тәхетләрдә ак киемле, башларына алтын таҗ кигән егерме дүрт өлкән утыра иде.