3 Минем белән сөйләшкән фәрештә шунда алга таба атлады, ә икенче бер фәрештә, аның каршысына чыгып,
Минем белән сөйләшкән фәрештәдән: «Нәрсә аңлата бу?» – дип сорадым. Ул миңа: «Болар Яһүдәне, Исраил вә Иерусалимне төрле тарафларга тузгыткан мөгезләр», – диде.
болай диде: «Бар, йөгер, теге егеткә Раббы сүзен җиткер: „Халкының вә мал-туарының күплеге аркасында Иерусалим диварсыз булачак. Иерусалим тирәли Мин Үзем утлы дивар кебек торырмын һәм шөһрәтемнең балкышы шәһәрнең үзендә булыр“».
Шуннан Минем белән сөйләшкән фәрештә, кире әйләнеп килеп, йоклаган кешене уяткан кебек мине уятты да:
Ул: «Син моның нәрсә икәнен белмисеңме?!» – диде. Мин: «Юк, белмим, хуҗа-әфәндем», – дип җавап кайтардым.
Бая минем белән сөйләшкән фәрештә, алга атлап, миңа: «Күзләреңне күтәреп кара әле, нәрсә чыгып килә анда?» – диде.