2 Мин аңардан: «Кая барасың?» – дип сорадым. Ул: «Иңе-буе күпме икәнен белер өчен, Иерусалимне үлчәргә барам», – дип җавап бирде.
Шәһәр чиге Гәреб калкулыгына, шуннан исә Гөәгә кадәр сузылыр.
Аллаһы мине шунда китереп, мин капка янында басып торган бер ир-атны күрдем; ул бакыр сыман ялтырап тора һәм аның кулында үлчи торган киндер бау белән үлчәү таягы бар иде.
Изге җир янәшәсендә биш мең терсәк киңлектәге вә егерме биш мең терсәк озынлыктагы җирне шәһәр өчен калдырыгыз, бусы бөтен Исраил халкыныкы булыр.
Шуңа күрә Раббы болай ди: „Мин Иерусалимгә рәхим-шәфкать белән кайтам; анда Минем йортым салыначак, – ди Күкләр Хуҗасы Раббы, – Иерусалим буйлап җир үлчи торган бау сузылачак“.
Минем белән сөйләшкән фәрештәдән: «Кая алып киттеләр алар кәрзинне?» – дип сорадым.
Ә хәзер Мине җибәргән Зат янына барам, һәм сезнең берегез дә Миннән: «Кая барасың?» – дип сорамый.
Миңа үлчәү таягыдай камыш сабагы бирелде һәм болай дип әйтелде: «Бар, Аллаһы йортын һәм мәзбәхне үлчә, андагы табынучыларны санап чык.