Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Зәкәрия 13:3 - Изге Язма

3 Шул вакытта кем дә булса яңадан пәйгамбәрлек итә башласа, тудырган ата-анасы аңа: «Син яшәргә тиеш түгелсең, чөнки син, Раббы исемен телгә алып, ялган сөйлисең», – дип, пәйгамбәрлек иткән чагында аны чәнчеп үтерәчәк.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Зәкәрия 13:3
13 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

– Минем исемнән ялган нәрсәләр сөйләүче пәйгамбәрләрнең сүзләрен ишеттем Мин. Алар: «Мин төш күрдем! Мин төш күрдем!» – диләр.


Әгәр дә пәйгамбәр, рухани яки халык арасыннан берәү: «Бу – Раббы иңдергән йөк!» – дип әйтсә, Мин ул кешене бөтен гаиләсе белән җәзага тартырмын.


Иремия пәйгамбәр шуннан соң Ханания пәйгамбәргә болай диде: – Тыңла әле, Ханания! Раббы җибәрмәгән сине, ә син, ялган сөйләп, бу халыкны өметләндердең.


сез инде ялган күренешләр күрмәссез һәм күрәзәлек итмәссез; Мин Үз халкымны сезнең кулдан йолып алам; һәм сез Минем Раббы икәнемне белерсез».


Әгәр дә инде пәйгамбәр, вәсвәсәгә бирелеп, пәйгамбәрлек итсә, димәк, аны Мин, Раббы, вәсвәсәгә салганмын; һәм Мин, кулымны аңа таба сузып, аны Үз халкым Исраил арасыннан юк итәрмен.


Тавыш миңа: – И адәм углы! Бу – Минем тәхетем урыны вә аяк табаннарым басып торган урын. Мин шушында исраилиләр арасында мәңге яшәячәкмен. Моннан ары Исраил халкы да, аларның патшалары да үзләренең фәхешлеге һәм патшаларны дәфенләү йоласы белән Минем изге исемемне пычратмас.


Атасын яки анасын Миннән артык яратучы Миңа лаек түгел. Углын яки кызын Миннән артык яратучы Миңа лаек түгел.


– Минем яныма килүче үзенең атасын, анасын, хатынын, балаларын, ир һәм кыз туганнарын, хәтта үзенең гомерен Миннән кадерлерәк күрсә, ул кеше Минем шәкертем була алмый, – диде. –


Шуңа күрә хәзер без беркемгә дә кеше үлчәме белән карамыйбыз. Мәсихкә элек шулай карасак та, хәзер инде алай карамыйбыз.


Ләкин Мин сөйләргә кушмаганны Минем исемнән сөйләргә батырчылык иткән яки башка илаһлар исеменнән сөйләгән пәйгамбәр үләргә тиеш».


Атасы вә анасы хакында ул: „Мин алар турында уйламыйм“, – диде; туганнарын калдырып, балаларын онытып, ул бары Синең сүзеңне саклады, Синең Килешүеңә тугры калды.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ