7 Дәрәвеш патша идарә иткән икенче елның унберенче (Шебат) аенда, айның егерме дүртенче көнендә Идду углы Бәрәхиядән туган Зәкәрия пәйгамбәргә Раббы сүзе килеп иреште. Зәкәрия әйтте:
Идду углы Бәрәхиядән туган Зәкәрия пәйгамбәргә Дәрәвеш патша идарә иткән икенче елның сигезенче аенда Раббы сүзе килеп иреште:
Минем колларым булган пәйгамбәрләр аша биргән әмерләрем вә сүзләрем ата-бабаларыгыз башына төште түгелме?! Әнә шуннан соң алар, тәүбәгә килеп: „Тоткан юлыбызга, гамәлләребезгә карап, Күкләр Хуҗасы Раббы безгә ни кылырга ниятләсә, нәкъ шуны эшләде“, – диделәр».
– Төнлә миңа бер күренеш иңде: менә, җирән атка атланган бер ир үзәнлектәге мәрсид куаклары арасында тора, ә аның артында җирән, кызгылт көрән вә ак атларга атланган җайдаклар шәйләнә.
Шулай итеп, бөтен тәкъваларның җирдә түгелгән каны башыгызга төшәчәк: тәкъва Һабил каныннан алып, мәзбәх белән Изге йорт арасында сез үтергән Бәрәхия углы Зәкәрия канына кадәр.