3 Томан таралган кебек таралсын һәммәсе! Ут каршында эреп аккан балавыз кебек, Аллаһы карашыннан эреп юк булсын яман бәндәләр!
Җавабыңны тиз бир, Раббым, рухым алҗыды минем; йөзеңне миннән читкә борма, мине үлем чокырына төшәр хәлдә калдырма!
Аллаһыга дан җырлагыз, исеменә мәдхияләр көйләгез, болытлар өстендә гизүчене олуглагыз! Раббы Аның исеме – тантана итегез Аның каршында!
Хактыр: авырлы хатын бала тапканчыга һәм исраилиләр янына бөтен туганнары әйләнеп кайтканчыга кадәр Раббы Исраил халкын дошман кулына тапшырыр.