2 Догам – Синең хөрмәткә көйрәтелгән хуш исле сумала, Сиңа таба сузылган кулларым кичке корбан булып кабул кылынсын.
Һәртөрле явызлыктан саклар сине Раббы, җаныңны коткарып калыр,
Тумыштан ук мин Синең иркеңә тапшырылганмын, карыннан туганда ук, Син – минем Аллам!
Шатлык чыганагың Раббыда булсын – Ул сиңа күңелең теләгәнне насыйп итәр.
Гөнаһ-языклары өчен җәза биреп, Син шулай кешеләргә сабак укытасың, кадерле әйберләрен көя урынына тапап бетерәсең; чыннан да, һәр адәми затның гомере – исеп киткән җил кебектер.
Күкләрдән дә югары күтәрел, и Аллаһы! Бөтен җир йөзен иңләсен дан-шөһрәтең!
И Аллаһы, Син бездән йөз чөердең, безне егып салдың. Син безгә ачулы идең, инде элекке хәлебезгә кайтар!
Мөкатдәс ханәңдә күрдем мин Сине – Синең көч-кодрәтеңне, дан-шөһрәтеңне.
Усал ниятле кешеләр йөрәгендә – мәкер, ә татулык яклы кешеләр йөрәгендә сөенеч-шатлык булыр.
Аларның йөрәгендә, янып торган мичтәге сыман, мәкер-хәйлә кайный; явыз ниятләре төн буе пыскый да иртән кабынып китә.
Әй Ниневә, синнән чыккан бәндә явыз ният белән Раббыга каршы күтәрелде, золым кылырга өнди ул.