10 Шунда Раббы Юныска әйтте: – Син үзең карап үстермәгән үсемлекне кызганасың. Ул бер төндә тишелеп үсте, икенче төндә юкка да чыкты.
Арагызда өйдә туганнар да, чит ыругтан акчага сатып алынганнар да – һәрбер ир бала тумышының сигезенче көнендә сөннәткә утыртылсын!
Ә Мин ничек итеп Ниневәне, шул бөек шәһәрне кызганмыйм ди?! Бу шәһәрдә, күп санлы хайваннарны санамаганда, йөз егерме меңнән артык бәхетсез кеше яши.
Ләкин Аллаһы Юныска әйтте: – Үсемлек корганга, шулай ачуың чыктымы? – Әйе, – диде Юныс, – бик каты ачуым чыкты. Шуңа күрә үләргә телим дә.
Ишай углы җир йөзендә яшәгән чакта, синең исән каласың да, патшалыгың да буласы юк! Ә хәзер, берәрсен җибәреп, Давытны минем катыма алып кер, чөнки аның үлеме котылгысыз!