Яхәзкыл 9:4 - Изге Язма4 Раббы аңа: – Иерусалим буйлап йөр, шәһәрдә кылынган әшәкелекләрдән хәсрәт кичергән һәм ыңгырашкан кешеләрнең маңгайларына тамга сал, – диде. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Аннары башкаларга: – Аның артыннан шәһәр буйлап йөрегез, берәүне дә кызганмыйча һәм ярлыкамыйча үтерегез; карт кешеме ул, яшь ирме, кызмы, баламы, ана кешеме – һәммәсенең җанын кыегыз. Ләкин маңгаенда тамга булган кешегә тимәгез. Бу эшне Минем изге йортымнан башлагыз, – дип әйткәнен ишеттем. Шулай итеп, алар Аллаһы йорты алдында торган өлкәннәрдән башладылар.
Аннан соң мин тәхетләрне һәм анда утыручыларны күрдем. Аларга хөкем итү хокукы бирелгән иде. Гайсә хакында шаһитлык иткәннәре һәм Аллаһы сүзе өчен башлары киселгән, җанварга һәм аның сынына табынмаган, маңгайларына һәм кулларына тамга салдырмаган кешеләрнең җаннарын күрдем. Алар үледән терелеп тордылар һәм Мәсих белән мең ел буе патшалык иттеләр.